Көн буена яңгыр яуды да яуды...

Ватанны сөю – иманнандыр.

БӘЙЛЕ
2014 Мар 17
Ватанны сөю – иманнандыр.
Хәдис

Язгы яңгыр тирә-якны томалап алып, Татарстаныбызда да яуды да яуды. Әйтерсең, безнең уй-фикерләребезне, борчуларыбызны яңгыр тамчылары да аңлыйлар һәм бүлешәләр иде.
Узган ял көнендә, ягъни 16 мартта Кырымда референдум узачагын уйлап, аның хәерле тәмамлануын теләп, күпләребез дога кылды.

Радио-телевидение хәбәрләрен тыңласаң, акылдан шашарлык. Имеш, Россия Украинаны тарката, моның өчен ул бик кыйммәт түләр. Шуңа охшашлы начар, хурлау сүзләре җиһанны тутырды, бар дөньяны иңләде. Уйланмаслык та түгел, уйланырлык иде шул мондагы хәлләр! Алмания канцлеры үзенең нәрсә сөйләгәнен ишетми иде сыман.

Бик күпләр Россиягә каршы "ябырылды”. Әмма Раббыбыз нәрсә дисә, шул була бит инде. Кырым безнең буын кешеләренә дә Россиянеке кебек иде. Ә тарихка күз салсак, без гасырлар буена бергәлектә, аңлашып гомер кичергәнбез бит.

Галимнәребез аны дәлилләп, үз сүзләрен әйттеләр. Кырымга Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ике тапкыр шәхсән үзе барып кайтып, хакыйкый, гадел сөйләшүләр алып барды. Депутатларыбыз да, галимнәребез дә үз сүзләрен әйтте. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең дә элемтәләрне ныгытуы, араларны җылытуы шулай ук Аллаһының рәхмәте дими ни дисең тагын?! Референдум узуга, кич белән Мәскәүдә ДУМА депутатларының җыелышы булды. Анда уйлый белүчеләрнең дә булуы кырымлыларга мәрхәмәт вә гаделлек өстәр кебек. Аллага тапшырдык, ахырлары хәерле булса иде. Без, татарстанлылар, Кырым татарлары белән дә, Җир шарындагы барча милләт белән дә дустанә һәм аңлашып яшибез һәм шулай яшәрбез, иншә Аллаһ!

Әйе, көн буе яңгыр яуды да яуды дип башлаган идем сүземне. Ә бит ул гадәти яңгыр гына түгел иде. Бихисап күп фаҗигаләр кичергән Кырым татарларының берничә буынының, сабыйларның күз яше иде бит ул... Шулай түгелме?
Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА, җәмәгать эшлеклесе

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе