
Мәскәүдән килгән “РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары советы әгъзасы, күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко, КФУ студентлары өчен оештырылган “Мөселман лидерлары мәктәбе” семинарында чыгыш ясаганнан соң, журналистларның сорауларына җаваплар бирде һәм көнүзәк мәсьәләләр хакында үз фикерләрен җиткерде”, дип яза чорыбызның мәшһүр каләм иясе Рәшит Минһаҗ.
Җәмгыятебездә аңлашу җитми, ди кунак. Миңа калса, мөселман җәмәгатьчелеге «ни-нәрсә теләгәнен белдерергә сәләтле түгел”.
Мөселман иҗтимагый оешмаларының позициясе нидән гыйбарәт соң? Авторның һәр сүзе укучыны тирән уйга сала.
Мөселман фракциясе кирәк, ди Максим Шевченко. “Әйтик, мин халык фракциясе булдырырга теләсәм, анда мөселман фракциясе оештырыр идем”,-ди ул. Нигә дини характердагы партия оештырырга ярамый? Нигә милли партияләр оештырырга ярамый? Әгәр шулай булса, фикер уртаклыгы да табылыр иде, дигән теләгемне аныкына кушам.
Кунакның сүзен дәвам итик әле. “Әнә, революциягә чаклы Думада мөселман фракциясе булган бит”,-ди ул. Бу юлларны укыгач, мин дерт итеп киттем һәм китап чыганакларын укырга керештем.
Беренче Дәүләт Думасының гомере кыска була. Икенче Дума исә 1907 елның март аенда ачыла. Бу Думага депутат итеп Садри Максуди да сайлана һәм аның бер комитетына кертелә. Өченче Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында яңа тәртипләр салына. Монда да Идел буе һәм Урал ягы мөселманнарыннан сайланган берничә депутатның берсе Садри Максуди була. Биредәге Садри Максуди чыгышларында Россиядәге төрки халыкларның авыр тормышы, хокуксызлыгы ачып салына. Думада эшләгәндә Дума депутатлары составында аны 1909 елда Англиягә алып барулары да юкка булмагандыр.
Садри Максудиның катлаулы тормышын сөйләүче Г. Баттал Таймасның “Ике бертуган Максудилар” дигән китабыннан тәфсилле итеп танышырга була.
Әйе, сүз дә юк. Кайда безнең үз мәсләге саылын аңлатучы галимнәребез? Дин әһелләребезгә килсәк тә, Максим Шевченко әйтмешли, мөселман җәмәгатьчелеге үзенең ни-нәрсә теләгәнен белдерергә сәләтле түгел шул әле.
Битарафлык, аумакайлык, ваемсызлык, йокымсырау кебек тискәре сыйфатлардан анынасы иде дә бит. Их, яшьләребездән Садри Максуди кебек шәхесләребезне үстерәсе иде!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе