
Яшел Үзән районының “Родина” мәдәният сараенда “Яшьләр һәм дин” дип исемләнгән "Түгәрәк өстәл" узды. Чараны Яшел Үзән муниципаль районының яшьләр парламанты оештырды.
Түгәрәк өстәлдә нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, православие дине вәкилләре, мөгаллимнәр һәм журналистлар катнашты.
Чакырылган кунаклар яшьләр белән уртага салып Аллаһка ышану, рухи үсешнең баскычлары турында сөйләште һәм яшь буынның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Нияз хәзрәт Сабиров үзенең чыгышында яшьләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, замана яшьләрен борчыган күпсанлы мәсьәләләрне күтәрде. Аерым алганда, наркомания, алкоголизм, үз-үзеңә кул салу кебек тискәре күренешләрнең барлыкка килү сәбәпләре һәм аларны хәл итүдә дини тәрбиянең тоткан урынын аңлатты дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.