
17 октябрьдә Яшел Үзән районы Васильево бистәсендәге мәчеттә быел районнан олуг хаҗ гамәлен үтәүчеләрнең очрашуы булды.
Алар мәхәллә халкы белән хатирәләрен уртаклашты һәм «ДУМ РТ ХАДЖ» программасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Чарада катнашучылар арасында ТҖ МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров та бар иде. Быел ул хаҗга төркем җитәкчесе булып барды дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.