«Ярдәм» мәчетендә Рамазан ае тәмамлануга багышланган үзгә тамаша булды

Кичә Казандагы «Ярдәм» мәчетендә олылар һәм бигрәк тә балалар өчен Рамазан ае тәмамлануга багышланган бәйрәм...

БӘЙЛЕ
2014 Июл 31

Кичә Казандагы «Ярдәм» мәчетендә олылар һәм бигрәк тә балалар өчен Рамазан ае тәмамлануга багышланган бәйрәм тамашалары булып узды. Андагы палата халык белән шыгрым тулган иде.

Тамашалар "Ярдәм" мәчете имам-хатибы Рамил хәзрәт Ибраһимовның Коръән укуы илә башланды. Бирегә җыелган гавәм аеруча Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның җырларын яратып кабул итте. Легендар җырчы палатаның алгы өлешенә килеп басканчы ук халык аны алкышларга күмде. Моны исә күренекле артистыбызның үткәндәге казанышлары өчен дип аңларга кирәктер. Менә ул «сәхнә» түренә узды. Биредә халык җырчысын кайберәүләр хәтта аягүрә басып каршы алды. Бер ханым урыныннан торып басып, Илһам абзый белән гәпләшергә кереште. Илһам Шакиров үзе дә җавапсыз калмады, аның белән сөйләшә башлады. Шулчак тамашаны алып баручы Фаил Гыймадов: “Илһам абый кызларны ярата инде ул”,-дип әйтеп куйды, шаяртып. Менә шулчагында агылган гармун тавышы һәркемне тынып калырга мәҗбүр итте. Илһам абзыйның әле һаман да тутыкмаган вә элеккечә саф килеш сакланган моңы агылды.

Ай әле бик еракта идек бе-е-з:
Җитмеш чакрым җирдән килдек бе-е-з.
Ак калфакның табылган чагы-ы-ы,
Ак калфакның табылган чагы-ы-ы-
Туганнарның сагынган чагы-ы-ы...

Халык тын да алмыйча, Илһам Шакировны тыңлады. Аның бетмәс вә күгәрмәс моңына сусаган иде ул. Әллә Хак Тәгалә аңа шулай ярдәм иттеме, тамагы да кысылмады җырчының. Без хозурланып, аны тыңлау бәхетенә ирештек.
Аннары палатаның алдына башка танылган җырчылар – Зөһрә Сәхәбиева, Илсаф, Ильяс Халиков, Ришат Төхфәтуллин, Алинә Булатова, «Бәрәкәт” ансамбле һәм башкалар чыкты. Аларны тыңлавы рәхәт тә, шул ук вакытта безнең зур халык булуыбызга бер ышаныч вә өмет иде.

Габдулла Кариев исемендәге Яшьләр театры артистларының керпе, төлке, куян балары һәм башка урман җанварлары хакындагы әкият тамашаларын халык шулай ук бик яратып карады.

Оныгыбыз Азалия дә әкият геройларын бик ошатып, урыныннан селкенмичә дә күзәтте.

“Ярдәм” мәчете ишегалдында балалар өчен төрле уеннар, хәләл милли ярминкә, акбур ярдәмендә төрле сурәтләр ясау мөмкинлеге дә бар иде. 5 яшьлек оныгыбыз Азалиягә аеруча акбур белән асфальтка рәсем ясау ошады. Ул башын да күтәрмичә, безгә дә аңлашылмый торган төрле нәрсәләр ясады.

Бәйрәм тантаналарына нәтиҗәне “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиатуллина ясады. Ул мондый чараларның балаларыбызны дини вә әхлакый, милли итеп тәрбияләүдә биниһая зур ролен билгеләп узды, аларны киләчәктә дә үткәрәсе иде дигән киңәшләрен бирде.

Рамазан ае кичәсе кичке сигез сәгатьтә тәмамланырга тиеш булса да, ул әле шактый сузылды. Барча халык аның күркәм дәвамнары да булса иде дигән теләк белән теләр-теләмәс таралышты.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе