«Ярдәм» мәчетендә белем алырга дагыстанлылар да килгән иде

Быелгы Рамазан аена Казандагы «Ярдәм» мәчетендә белем алу өчен ерак Дагыстан Республикасыннан да күрмәүче 5 мөселман килгән иде.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 22

Быелгы Рамазан аена Казандагы «Ярдәм» мәчетенә ерак Дагыстан Республикасыннан да күрмәүче 5 мөселман килгән иде. Дөрес, арадан берсенең, Мөэминәт Алибәкованың күзләре күрә булып чыкты. Ул дагыстанлыларның озатып йөрүчесе икән.

Мөэминәт хаҗиянең сөйләвенә караганда, ул узган елда да “Ярдәм” мәчетенә белем алырга килгән төркемне озатып йөргән.

“Бездә дә, Казандагы кебек, мәчетләр күп, тик хәзергә күрмәүчеләргә Брайль системасында Коръән укытырга өйрәтү мөмкинлегебез юк. Шуңа күрә без белем алу максатыннан, Казанга киләбез. Аллаһының рәхмәтләре яусын Казан мэры Илсур Метшинга, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага»,-диде Мөэминәт Алибәкова һәм аларга биредә бик ошавы хакында әйтте. Аннары ул: “Әгәр шундый мөмкинлек булса, тагын килер идем Казанга”,-дип тә өстәде.

Мөэминәт хаҗия үзенең Дагыстандагы Кызыл Йорт районыннан булуын сөйләде. Анда 500дән артык күрмәүче яши икән. Тик Брайль системасында изге китапны бик сирәкләре генә укый ала. Ә Казанда күрмәүчеләргә андый мөмкинлекнең тудырылуы өчен шатлануы хакында белдерде Мөэминәт ханым.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе