«Ярдәм» мәчетенә шагыйрь Рөстәм Зәкуан килде

Бүген, ягъни 29 гыйнварда, көннең салкын булып торуына карамастан, «Ярдәм” мәчетендә...

БӘЙЛЕ
2014 Янв 29
Бүген, ягъни 29 гыйнварда, көннең салкын булып торуына карамастан, «Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы күрмәүчеләр белән очрашу өчен шагыйрь Рөстәм Зәкуан килде.

Башта ул "Ярдәм” хезмәткәрләре белән биредәге мәчетне, Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәген карап чыкты. Биредә искитмәле эшләр башкарылуы хакында әйтте. Аннары Рөстәм әфәнде бүгенге көндә курсларда белем алучы күрмәүчеләр белән очрашты. Аларны үзенең тәрҗемәи хәле, ягъни тормыш юллары белән таныштырды, шигырьләрен сөйләде.

Рөстәм Зәкуан (Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов) 1957 елның 25 маенда Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа.
Рөстәм туган авылы Үчәлледә сигезьеллык, аннан соң Тымытык авылында урта мәктәпне тәмамлый. Шул елларда ук аның беренче мәкаләләре, хезмәт кешеләре турындагы язмалары «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм район газетасы «Маяк»та басыла башлый.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рөстәм туган авылында бер ел шофер булып эшли. 1975-1980 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала, җәйләрен район газетасында хәбәрче булып эшли.

Республиканың «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» һәм район газетасында аның дистәләгән очерк, зарисовкалары дөнья күрә, үзен ул журналист итеп таныта. Университетта актив җәмәгать эше алып бара, язучылар һәм шагыйрьләр белән аралаша, татар халык хорының актив җырчысы, татар драма түгәрәге әзерләгән спектакльләрдә баш рольләрне башкара.

Әмма аның киләчәк тормышы башка эздән кереп китә. Республика, район газеталарына эшкә чакыруларына да карамастан, ул 1980 елда туган авылы Үчәллегә хуҗалык рәисе урынбасары булып эшкә кайта. Озак та тормый, авылның партия оешмасын җитәкли. Ә инде 1985 елда аны районның иң артта калган «Янтарь» совхозына директор итеп билгелиләр.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен 1998 елда Рөстәм Зәкуанга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән исем бирелә.

Табигый ки, Рөстәм Зәкуанның бүгенге әсәрләрендә тасвирланган авыл кешесенең уй-кичерешләре, язмышы, авылның үткәне һәм бүгенгесе, — аның егерме ел авылда үткәргән гомеренең иҗади чагылышы булып тора.

2000 елда Рөстәм Зәкуан Әлмәт шәһәренең «Татнефть» берләшмәсенең эшчеләрне тәэмин итү идарәсенә директор урынбасары итеп эшкә чакырыла, ләкин туган як кире үзенә тарта. 2001 -2004 елларда ул кабат Чатыртаулы Азнакайда. Район һәм шәһәр хакимияте башлыгы, шагыйрь Әнәс Исхаковның беренче урынбасары буларак баштанаяк эшкә чума. 2004 елда Татарстан Дәүләт советы депутаты булып сайлангач, Дәүләт советының икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Актив җәмәгать эшләре алып бару белән бергә татар шигъриятендә үзенең сүзен укучыга җиткерергә омтыла.

Автор, бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, татар халкының фаҗигале тарихын, авыл кешесенең каршылыклы кичерешләрен тирәннән аңлап, фәлсәфи бәяләве белән истә кала. Аның шигырьләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Шагыйрьнең лирик шигырьләре һәм бүгенге заманның җитешсезлекләренә сатирик карашы да үзенчәлекле. Р. Зәкуан — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Рөстәм Зәкуан үзенә 50 яшь тулгач, сабакташы, хәзерге вакытта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан белән очраша. Рафис әфәндегә үзенең шигырьләрен укып күрсәтә ул. Шулчагында Рафис Корбан аңа шигырьләр җыентыгын бастырырга кирәк дигән киңәшен бирә. Рөстәм Зәкуан шулай эшли дә. Шул ук елны ул Язучылар берлегенә дә кабул ителә.

Бүгенге көндә "Ярдәм” мәчетендә Лилия Сәлахетдинова, Гөлсинә Фәсхетдинова, Әмирә Үтәгәнева кебек язучылар белем ала. 206 нчы бүлмәгә җыелып, шагыйрь Рөстәм Зәкуанны бик бирелеп тыңлаучылар аның үзе сөйләгән шигырьләрен яратып кабул иттеләр, тагын килүен сорадылар. Рөстәм Зәкуан бераз күрүчеләргә үзенең шигырь җыентыкларын да бүләк итте.

Соңыннан "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина сүз алып, Рөстәм әфәнде иҗатында авыл, ана темасы өстенлек итүен билгеләп узды, шагыйрьгә иҗат уңышлары теләде.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе