«Ярдәм» мәчетен карарга Балык Бистәсеннән Рауза Бәдретдинова төркеме килде

Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчетен карарга Балык Бистәсендәге җәмигъ мәчетендә балаларны һәм хатын-кызларны укытучы Рауза Бәдретдинова төркеме килде.

БӘЙЛЕ
2015 Апр 28

Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчетен карарга Балык Бистәсендәге җәмигъ мәчетендә балаларны һәм хатын-кызларны укытучы Рауза Бәдретдинова төркеме килде. Аларны мәчетнең имамы Раил хәзрәт Әхмәтев каршы алды һәм гыйбадәтханәнең истәлекле урыннары белән таныштырды.

Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә читтән торып белем алучы Рауза ханымның бу инде “Ярдәм” мәчетенә икенче тапкыр килүе. Беренчесендә ул үзенең бертуган апасы Гөлсинә ханым Гәрәева белән белән килгән иде. Бу юлы да ул апасы һәм тагын 12 хатын-кыз белән бергә иде.

“Әле Казанга килергә теләүчеләр тагын да бар иде, әмма автобусыбыз 13 кешелек кенә булды. “Ярдәм” мәчетен Казанга килгән саен карамыйча калганыбыз юк. Ник дигәндә, биредә күрмәүчеләр дини белем ала бит. Килгән саен без аларның бармак белән дини белем алуына сокланабыз, алардан үрнәк алабыз, чөнки бу кешеләр ихластан ислам диненә бирелгән затлар. Аларга уңышлар, саулык-сәламәтлек насыйп булсын дип телибез”,-диде Рауза ханым хәбәрчебезгә.

Тагын шунысын да өстәп әйтергә була: Рауза ханымның хәләл җефете Габделбәр Бәдретдинов та ислам диненә күркәм караучы затлардан. Габделбәр әфәнде инде ике тапкыр хаҗ кылу бәхетенә дә иреште. Алар икесе дә лаеклы ялга чыккач, үзләрен ислам динен дәгъват кылуга багышларга булдылар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе