
Узган якшәмбедә Казандагы “Ярдәм” мәчетенә Чувашия Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов җитәкчелегендәге мөселманнар – эшкуарлар килеп китте. Мансур хәзрәтнең элек тә килгәне бар иде бу гыйбадәтханәгә, тик мондый делегация белән аның тәүге тапкыр килүе иде. Аның сүзләренчә, кешеләрнең проблемалары күп, ләкин алар күрмәүчеләрнең мәсьәләләре, бу мәчеттәге эшләр белән якыннан танышканнан соң, рухланып китеп, үзләрендәге кыйммәтләрне тагын да ныграк бәяли башлыйлар.
“Раббыбыз безгә бизнес алып бару сәләтен бүләк иткән, шуның белән беррәттән, зур җаваплылык та йөкләгән,”-диде үзенең чыгышында “Ярдәм” фондын оештыручылар советы рәисе Айрат Гыймадетдинов.
Казанлылар Шыгырдан авылына кунакка баргач, Чувашия эшкуарларын “Ярдәм” мәчетенә чакыру фикере туды. Айрат Фердинанд улы сөйләвенчә, төбәктәге мөселманнар мәхәлләсенең эше белән танышканнан соң, Чувашиядә яшәүче кардәшләрне “Ярдәм” мәчете каршындагы күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенең эшчәнлеге белән таныштыру фикере барлыкка килде.
"Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов аларга мәчетне күрсәтеп йөрде, тернәкләндерү үзәге, мәчет, биредә ирешкән уңышлар һәм мәсьәләләр турында сөйләде. Кунаклар биредә башкарылган эшнең төрлелеге, мөһимлеге һәм биниһая зур булуына таң калды.
Экскурсиядән соң, кунакларны табын янына чакырдылар. Ашар алдыннан аларның кайберләре сүз алып сөйләде. Кунакларның берсе, Корбан Галимов исемлесе: “Биредә чын каһарманнар эшли икән! Монда күргәннәр мине шаккатырды. Мондый эшкә, әлбәттә, ярдәм итәргә кирәк!”-диде.
“Бәрәңгегә дан” (“Слава картофелю”) агрофирмасы Генераль директоры Хәсият Һидиятуллин: “Мин әле мондый мәчетнең барлыгы турында белми дә идем. Мондый бөек эшнең алып барылуына һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүегезгә мин бик сөенәм. Бу – изге гамәл. Эшчәнлегегез чәчәк атсын һәм Раббыбыз ярдәменнән ташламасын!”-дигән фикерләрен ирештерде.
Биредә шулай ук мондый эшчәнлек җәмгыятьтә мөселманнар хакындагы фикерләрнең уңай якка үзгәрүенә булышуы турында да сүз булды. Бу мәчеттәге эшчәнлекнең башкаларга да үрнәк һәм өлге булуы турында да фикерләр әйтелде. “Бирегә килеп, без рухлану алдык”,-диде Чувашия Республикасының Комсомольск районы җыены депутаты Әгъзам Шакиров.
Изге Коръәндә: “Кем үзенең малын Аллаһ юлына сарыф итә һәм сәдакасын гаепләүләрсез, мыскыллауларсыз гына тапшыра, шул кешене Раббы бүләкләр...” - диелә. (2: 262)
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте