"Ярдәм" мәчете әһелләре Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлыйлар

Сезне - безнең Беренче Президентыбыз, олы җитәкчебез, остазыбызны - Россиядә һәм БДБ илләрендә...

БӘЙЛЕ
2014 Янв 20
Сезне - безнең Беренче Президентыбыз, олы җитәкчебез, остазыбызны - Россиядә һәм БДБ илләрендә бердәнбер булган күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге һәм "Ярдәм" мәчете халкы исеменнән ихластан туган көнегез белән котлыйбыз. Без Сезгә исәнлек, озын гомер теләп Аллаһка ялварабыз.

Сез бүген дәүләт эшендә олы вазыйфаны - Ил агасы, Аксакал ролен үтисез. Аксакал буларак, Сез тарихи мирасыбызны саклауда, динебез ядкәрләрен яңа буынга җиткерүдә,халыклар дуслыгын ныгытуга, татар-мөселман милләтен дөньяга танытуда үзегездән биниһая зур өлеш кертәсез, диелә котлау хатында.

Сезнең җитәкчелектә Болгар шәһәре һәм Зөя утравын торгызылып, янәдән халыкка кайтарылды. Ислам һәм христиан үзәкләренә тигез игътибар биреп, ике халыкның мирасын таныту Татарстанның милләтләр һәм диннәрнең дус яшәү мәркәзе булуын тагын бер тапкыр раслау булды. Хөрмәтле Ил агабыз, бу сезнең акыллы һәм хикмәтле сәясәтнең татлы җимешләре.

Минтимер әфәнде, Сезнең чорда, Россия буйлап милли һәм дини яңарыш барды: Казаныбызда Кол Шәриф мәчете төзелде, Ислам университеты ачылды. Мең рәхмәт сезгә!

Минтимер Шәрип улы! Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә саулык һәм сәламәтлек насыйп итеп, Татарстаныбызда яшәгән халык һәм бар милләтебез һәм Ватаныбыз Россия өчен тагын да зур эшләр башкарырга насыйп итсен. Галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыз Сезнең шушы авыр да, җаваплы да булган хезмәтегездә уңышлар юлдаш кылсын. Сезгә гаилә бәхете, бала һәм оныкларыгызның игелеген күреп, халкыбызның рәхмәтен ишетеп яшәргә язсын! Сезне "Ярдәм" мәчетендә көтеп калабыз.

"Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов

20 гыйнвар 2014 ел

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе