
Быелның 12 маенда Казанның “Юность» Мәдәният Сараенда «Ярдәм” хәйрия фонды шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың 20 еллык иҗаты уңаеннан, “Яшиселәр килә” дигән хәйрия концерты оештыра.
Концерт программасында авторның сүзләренә язылган җырлар, аның шигырьләре башкарылачак, видеоклиплар карау оештырылачак. Биредә шулай ук “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды тәкъдим ителер, дип көтелә.
Лилия Сәлахетдинова - өч китап авторы. Аның 2012 елда “Иҗатымда минем тормышым”, 2013 елда “Күңелем көндәлеге”, 2015 елда “Ярдәм” исемле китаплары басылды. Лилия Сәлахетдинованың иҗат кичәсе “Юность» Мәдәният Сараенда кичке 18 сәгатьтә (Химиклар урамы, 11 нче йорт) үткәрелә.
Белешмәләрне 89375206704, 89053199733 телефоннары буенча алырга мөмкин.