
Казанның “Ярдәм” мәчете каршындагы “Ярдәм” хәйрия фонды 5 меңнән артык мохтаҗ кешегә корбан итен таратты.
“Ярдәм” фонды ай буена мохтаҗларга корбан итен тарата һәм төрле категория зәгыйфьләр өчен хәйрия мәҗлесләре үткәрә.
“Ярдәм” фонды советы рәисе, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп узганча, 10 көн дәвамында 5 меңнән артык инвалидка терлек ите тапшырылды.
Корбан итен, шул исәптән, Юдино бистәсе Балалар церебраль параличы белән чирләүчеләр, «Әл-Әмин” дигән әфьюннән бәйле булганнарны тернәкләндерү үзәге вәкилләре, Казан сукырлар җәмгыятенең махсус мәктәбе әһелләре, Левченко бистәсендәге махсус мәктәп укучылары алуга иреште.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте