
23 сентябрь көнне, Корбан гаете алдыннан, Мәскәү җәмигъ мәчете ачыла. Аны ачу тантанасында РФ Президенты Владимир Путин катнашыр дип көтелә. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белешмә өчен. Мәскәү җәмигъ мәчете — Россия башкаласындагы иң зур һәм борынгы мәчетләрнең берсе. Мәскәүнең Икенче мөселман мәхәлләсе имамы Бәдретдин Әлимов Николай II тәхеткә утырган 1894 елда ук Мәскәүнең ул чактагы төньяк районында мәчет төзергә рөхсәт сорап яза. Мәчет салдыру заруриятен ул Мәскәүдә мөселманнарның бик күп булып, Мәскәү яны мәчетенең нибары 1,5 мең кеше сыйдыра алуы белән нигезли. 1903 елда патша хакимияте Выползов тыкрыгындагы хосусый җир территориясендә мәчет төзүгә рөхсәт бирә. Бу җирне 1902 елда, мәчет салу максатыннан, Касыйм татарлары Х. Байбәков, Х.Акбулатов, С.Бакиров сатып алган була. Моңа алар 35 мең сум күләмендә акча сарыф итә. Мәскәү җәмигъ мәчете 1904 елда эшмәкәр Салих Ерзин акчасына төзелә. Гыйбадәт залы 800 кешегә исәпләнгән булуга карамастан, мәчет дини бәйрәмнәр көннәрендә меңнән артык диндарны сыйдырган. Ул дин эзәрлекләнгән иң кырыс елларда да ябылмаган. Шулай да 1980 елдагы Мәскәү җәйге Олимпиадасы алдыннан, “Олимпийский” спорт комплексы янәшәсендә урнашкан мәчетне сүтү куркынычы туа. Гыйбадәт йортын Мәскәү дин әһелләре һәм гарәп илчеләре генә коткарып кала.
1994 елда Мәскәү җәмигъ мәчете территориясендә төзелгән административ бинада Мәскәү ислам институты эшли башлый. Нәкъ менә әлеге мәчет базасында хәзерге Россиянең әйдәп баручы мөселман оешмалары – Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр шурасы барлыкка килә.
Шуны да билгеләп узу зарур: төп дини бәйрәмнәр – Ураза һәм Корбан гаетләре көннәрендә мәчеттә, аның янәшәсендәге территориядә, шулай ук якын-тирә урамнарда 100 меңнән артык мөселман җыела.
2011 елда Мәскәү җәмигъ мәчете, үзгәртеп кору нияте белән, тулысынча сүтелә.
Яңа төзелгән мәчетнең гомуми мәйданы 18,9 мең кв метр тәшкил итә. 6 катлы әлеге гыйбадәт йорты мәхәллә кешеләре, шул исәптән физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. Мәчеттә 7 лифт эшли. Аның гөмбәзенең биеклеге – 46 метр, диаметры – 27 метр. Яңа җәмигъ мәчетендә берьюлы 10 меңгә кадәр кеше гыйбадәт кыла ала. Аны торгызуга үзләреннән өлеш керткәннәрнең исемнәре җәмигъ мәчетенең Алтын китабына язылган, дип хәбәр итте "Татар-информ".