Изге Болгарга Уфадан чираттагы сәяхәт башланды

Башкортстандагы “Рамазан” төрки милли-агарту оешмасы тарафыннан корабта изге Болгарга ел саен оештырылучы сәяхәтнең чираттагысы 29 июль көнне юлга кузгалды.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 31

Башкортстандагы “Рамазан” төрки милли-агарту оешмасы тарафыннан корабта изге Болгарга ел саен оештырылучы сәяхәтнең чираттагысы 29 июль көнне юлга кузгалды. Анда 100дән артык кеше катнаша.

Әлеге сәяхәтләрне Татарстанның халык артисты, Башкортстан дәүләт университетының татар бүлеге мөгаллиме Марат Шәрипов әзерли һәм бай эчтәлекле итеп оештыра.

Ел да татар халкының бер күренекле шәхесенә багышлап әзерләнә мондый сәфәрләр. Быелгысы атаклы җырчы Салават Фәтхетдинов хөрмәтенә үтә. 29 июль кичендә сәфәрчеләр “Башкортстан” корабында Уфадан кузгалып китте.

Изге Болгарга елга буйлап сәяхәт 21нче тапкыр оештырыла инде. Ел саен анда йөздән артык кеше бара. Быел да каюталарда бер генә буш урын да калмаган. Салават Фәтхетдинов иҗаты һәммә кешене җәлеп итә. Сәяхәттә катнашучыларны 1 август көнне Салават Фәтхетдинов Казанда каршы ала һәм аларны Камал театрында үзенең концертында көтә.

Сәяхәттә танылган театр артистлары, җырчылар, язучылар катнашу да аны аеруча кызыклы һәм рухи бай эчтәлекле итә. Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык артисты Рәсимә Гайфуллина бу сәяхәткә дүртенче тапкыр баруын әйтә. “Һәр баруымнан әллә күпме тәэссоратлар алып кайтам. Милләтебезнең күренекле, зыялы шәхесләре белән бер атна дәвамында аралашу зур бәхет”, - ди ул.

Күңелле сәяхәткә чыгучыларны озатырга сәфәрчеләрнең туганнары да килгән. Җыр-моңнар, дәртле биюләр фатыйха бирә сәяхәтчеләргә. Чит илләрдәге милләттәшләребез дә кузгала судагы сәфәргә. Алар арасында Австралиядән Суфия Вәли дә бар. Аны да Уфада кунакта булган туганнары – бертуган сеңлесе Фирдәүс ханым белән аның ире Рамил әфәнде озата.

Инде корабның кузгалыр вакыты да җиткән. Бер атналык сәяхәт анда катнашучылар күңелендә озак истә калырлык вакыйгаларга бай булыр, иншә Аллаһ. Болгарның тарихи ядкарьләре һәм андагы яңа төзелешләр белән танышу аеруча көтеп алынган мизгелләр була, ди сәфәрчеләр.

Чыганак: "Азатлык.орг"

Рәсемдә: Марат Шәрипов


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе