Изге Болгар җыены - 14 июньдә, III Республика ифтары 26 июньдә була

Быел Изге Болгар җыенын - 14 июньдә, III Республика ифтарын 26 июньдә уздыру күздә тотыла.

БӘЙЛЕ
2015 Май 20

Быел Изге Болгар җыенын - 14 июньдә, III Республика ифтарын 26 июньдә уздыру күздә тотыла. Ел саен уздырыла торган әлеге чаралар дөньяның төрле илләреннән җыелган мөселманнарның аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова билгеләп узганча, җыен һәм ифтарны лаеклы дәрәҗәдә уздыру өчен зур тырышлык куеп, ярдәмче буларак яшьләрнең катнашуы бик мөһим. Шуңа хәзерге вакытта волонтерлар исемлеге туплана.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан волонтерларга футболкалар, истәлекле бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Волонтерларның яше чикләнмәгән. Чараларны оештыру һәм үткәрү эшчәнлегенә кушылырга теләгән һәркем 89270333142 , 89274533000 телефоннарына шалтыратып, элемтәгә керә ала.

Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе