Рөстәм Миңнеханов Истанбулдагы бөек татарларның каберләрен зиярәт кылды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда булган вакытта танылган татар җәмәгать эшлеклеләре - Садри Максуди, Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчураның каберләрен зиярәт кылды.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 05
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда танылган дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре Садри Максуди, Наяз Исхакый, Йосыф Акчура каберенә чәчәкләр куйды. Президент Төркиядә Европа, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Үзәк Азия буенча Бөтендөнья икътисад форумында катнаша.

Рөстәм Миңнеханов танылган шәхесләрнең каберләренә чәчәкләр салды, аларның туганнары белән аралашты, татар имамы мәрхүмнәр рухына дога кылды. Зиратка Төркиядә татар оешмалары вәкилләре дә килгән иде, дип хәбәр итә президент сайты.

Гаяз Исхакый татарларга язучы, җәмәгать эшлеклесе буларак билгеле. Йосыф Акчура - танылган журналист, публицист, төрек милләтчелеге идеологиясенә нигез салучы. Садрый Максуди исә Милләт Мәҗлесе рәисе булып сайлана, Дәүләт Думасына депутат булып сайлана. Әлеге шәхесләр барысы да сәяси сәбәпләр аркасында чит илгә китә һәм вафат була.

Президентның Йосыф Акчура, Садри Максуди, Гаяз Исхакый каберенә баруы Татарстанның бөек шәхесләрне Төркия һәм дөнья җәмәгатьчелеге алдында тануын күрсәтә.


Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе