Шулай ук Ураза вакытында социаль эшләрдә актив катнашкан «Заман» волонтерлар отряды егет-кызларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмне Искәндәр Хәйруллин белән Гөлназ Сәфәрова алып барды. Тамашачы күңеленә шулай ук нәшидләр башкарган Дагыстан егетләре дә хуш килде.
Нәшидләр башкаручы буларак дөньякүләм танылу алган британияле мөселман артисты һәм композитор Сәми Йосыф исә сәгать 9дан азакка кадәр сәхнә биләде. Башта импровизацияләр, аннары дөньякүләм танылган җырларын үзе гитарада, рояльдә уйнап гарәп, төрек, инглиз телләрендә җырлады, тамашачы дөньякүләм йолдыз белән бергә дә, уздырыштан да нашидлар көйләде, аны 3 мәртәбә "бис”ка чакырып алды. Бу хәлгә рухланган, күңеле булган Сами Йосыф татарчалап: "Ураза гаете мөбарәк булсын! Казанда булуыма бик шатмын, мин сезне яраттым. Аллаһы бәрәкәт бирсен!” –дип теләде, дип яза Татар-информ.
Сәми Йосыфның бу әле Россиягә беренче генә килүе, ләкин ул дәвамлы булыр дигән өмет зур. Искәртеп үтәбез: исеме дөньяга танылган җырчы һәм җырлар авторы, композитор, продюсер һәм музыкант Сәми Йосыф Тәһранда туып, 3 яшьтән бирле Бөекбританиядә яши. Аның беренче альбомы "Al-Muallim” 3 миллионнан артык данәдә таралган, Төркиядәге концертына 200 меңләп тамашачы килгән булган.
Чыганак: "Татар заманы"