
19 гыйнварда ТҖ МДНнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан Мөслимәләре берлеге “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан мәдрәсәсендә Мәүлид аена багышланган зур бәйрәм оештырды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
“Татарстан мөслимәләре дини кешеләрнең хокуклары бозылу очрагына теләктәшлек белдерү өчен җыелды. Бернигә дә карамастан, йөрәкләребездә барлык пәйгамбәрләребезгә карата мәхәббәт артырга тиеш. Россия – күп милләтле бөек дәүләт һәм биредә төрле халык вәкилләре арасында хөрмәтле мөнәсәбәт хөкем сөрә”, - диде мәҗлестә ТҖ МДНнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина.