
Хафиз исемле бер дуамал кеше булган. Йодрыгын уйнатып, һаман да хатынын кыйнап ташлый икән бу. Әмма аны бу явызлыгыннан туктату һичкемнең дә кулыннан килми. Күрше-күлән үгет-нәсыйхәтләр тә кылып карый. Юк. Файдасы булмаган. Хатынын Хафиз кыйный да кыйный икән.
«Җитте инде, үтерәсең бит!» — диләр, колагына да элми бу мәрхәмәтсез җан.
Халык, гаҗиз булып, хатынын иреннән аерылырга өнди башлаганнар. Әмма тырышлыклары бушка киткән.
— Мин — хак мөслимә булудан баш тартырмын ул киңәшегезне тотып. Иң курыкканым — шул! Миңа ир табылыр, балаларыма ата табылмас. Сабыр итим. Аллаһы тәгалә үзенең шәфкатен ирештерүенә өметтә калам,— дигән ул сабыр хатын.
— И бәгырь, шулкадәр дә олы сынауларга һәм авырлыкларга ни өчен үзеңне тартасың? Холыксыз ир — имансыз бәндә кебек бит ул. Аннан котылуың мең өлеш артык түгелме гадәт-йолага буйсынып яшәүдән? Калдыр... Калдыр... Ташла иреңне,— дигәннәр ул хатынга ага-энеләре, апа сеңелләре.
Әмма бу пакизә хатын үзенең сабыр таягын бөгеп сындырмаган, һаман да элекке хәлендә кала биргән. Шуңа күрә дә халык аның белән, «безнең киңәшләрдән йөз чөерде, сүзләребезне аяк астына салып таптый» дип, аралашмас вә хәленә кермәс булганнар. Бу — аларның хаклары инде, әлбәттә, болай итүләренә беркем комачаулык ясамаган. Хатын исә дуамал иренең «коллыгында» яши биргән.
Яклаучысыз калган бәндә — ятимә була. Аны кем кызганыр? Кем ярдәм җылысын җанына ябар? Кимсенүдән үткән гомере кызганыч бит! Бик кызганыч!
Бу хәлләр хакында халык арасында күп сүзләр булып та, ахырда алары да онытылган. Хафиз һаман да үзенең хатынын кыерсыта икән. Әмма Җәбраил фәрештәнең генә түземлеге калмаган. Бер асыл дәрвиш кыяфәтенә кереп, Хафиз сәҗдәгә оегач, аның янына килеп баскан һәм:
— Күкләр вә җирләрне тотып торучы Аллаһы тәгалә белән ант итеп әйтәм: ни өчен үз хатыныңны бу кадәр шәфкатьсезлек вә миһербансызлык утында көйдерәсең? — дип ачулы тавыш белән сораган.
Бу хәлдән Хафиз хәлсез калган. Кулы калтыранып, тез башларын ышкыган, йөзе салынып төшкән, йортының почмагында басып торган олы ак-морҗа аңа гүяки авадыр кебек тоелган. Дуамал ир үзенең аңын җыялмыйча газапланган, сүз башлар булса, теле авыр баганага әверелгән. Бераз вакыт шушы халәтендә югалып торганнан соң гына күзе кыйбла тарафындагы бер якты нурны шәйләп алган. Акылы кайткан. Дөньясы кабат яктырудан ул:
-И, мәрхәмәтле җан иясе,— дип нәзек вә авыр тавышы белән сүз башлаган гына, Җәбраил фәрештә:
-Ялагайланма вә уйнаклап маташма, турысын сөйлә! — дип әмер иткәч:
-Турысы дип, турысы шул инде: хатын-кызлар безнең өчен яратылган шайтаннандыр. Аларны Аллаһы Тәгалә ничек таш белән җәннәт сараеннан кудырган, шулай итеп һаман-һаман тукмап торырга кирәк. Шуның өчен тырышуым. Шайтаныннан арындыруым. Билләһи дип әйтәм, теләгем изге! — дип, ант итеп сөйләп биргән Хафиз.
— И ахмак адәм баласы,— дигән ана Җәбраил.— Шушы булдымы хак мөселманлыгың? Шушы булдымы Аллаһыга хезмәтең? Син ялгышкансың, бозыклык юлына кергәнсең. Хатын-кызның күңелендә яткан шайтанлык карасын күсәк белән түгел, бәлки миһербанлык, кадер-шәфкать вә хөрмәт белән генә юып алырга мөмкин. Ә хатыннарын синең кебек кыерсытучылар — тәмуг утында яначаклар,— дип белдергән.
Шушы сүзләрне әйткәннән соң, фәрештә күздән югалган. Хафиз үз акылын кайсы очыннан башлап җыярга да белмәгән. Хәтта Җәбраилнең сүзләренең мәгънәсенә бик төшенеп тә җитмәгән булса кирәк. Әмма ялгышын вә гөнаһка батканлыгын аңлаган, күзләренә кайнар яшь бөртекләре тыгылган, ирексездән алар бүселеп китеп, бөтен йөзе ерганак-ерганак су булган. Якасы чыланган.
Шулай шактый озак калганнан соң, башына яңадан акылы кайтып, авыр гәүдәсе белән урын өстенә барып ауган. Авыруга калган. Мондый ышанычсыз хәлендә дә аны хатыны ташламаган:
— И сөекле ирем, ниләр булды сиңа?—дип, вакыты-вакыты белән елый икән ул.
Савыккан кебек чакларында ире аннан мең төрле гафулар үтенгән. Аллаһы Тәгаләне теленнән төшермәгән. Әмма эш үткән икән инде. Дуамаллык күсәге сынган ир җомга көн кич белән Хак Тәгалә хозурына китеп барган. Хәбәрләрдән шул билгеле: Хафиз үзенең хатыны белән Ахирәттә мәңге очрашмаячаклар, чөнки аның урыны — тәмугта, хатыны — җәннәткә кергән.
Үзе гәүдәгә озын булса да, тәүбәгә буе җитмәгән аның.
Фәрит ЯХИН әзерләде