“Иман” мәркәзе “Апанай” мәчетендә ишетмәүчеләрне исламга өйрәтә башлый

“Иман” ислам мәдәнияте мәркәзе Казанның “Апанай” мәчетендә мәчет-мәхәллә игътибарыннан читтә калган социаль группаны - ишетмәүчеләрне ислам нигезләренә өйрәтү эшен башлап җибәрә.

БӘЙЛЕ
2012 Дек 04
“Иман” ислам мәдәнияте мәркәзе Казанның “Апанай” мәчетендә мәчет-мәхәллә игътибарыннан читтә калган социаль группаны - ишетмәүчеләрне ислам нигезләренә өйрәтү эшен башлап җибәрә.

Бу турыда “Иман” мәркәзе җитәкчесе, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гарипов Татарстанның ишетмәүчеләр җәмгыяте рәисе Венера Матеш белән очрашып сөйләште. Шулай ук “Иман” мәркәзе “Апанай” мәчетендә 40лап ишетмәүче өчен Корбан ашы оештырды. Наил хәзрәт Гарипов белдергәнчә, ишетмәүчеләр белән эшләү - “Иман” мәркәзенең яңа эш юнәлешләренең берсе булачак, бу эшчәнлек инвалидларга җәмгыятьтә үз урынын табарга булышачак.

Ишетмәүчеләрне 15 ел дәвамында беренче тапкыр мәчеткә кунакка чакырганнары да билгеле булды. Аш вакытында Наил Гарипов инвалидлар өчен ислам дине турында вәгазь сөйләде. Намаз уку, гаилә кору мәсьәләләренә тукталды. Сөйләшү тәрҗемәче аша барды. Мәҗлестән соң инвалидлар “Касыймия” мәдрәсәсендәге Вәлиулла хәзрәт Якупов музее белән танышты.

Очрашу вакытында ишетмәүчеләр ислам динен өйрәнү теләкләре барлыгын белдерде. Әмма алар татар телен белми, аларны укыта алырлык ислам дине белгечләре дә юк. Наил хәзрәт Гарипов ишетмәчеүләр җәмгыятенә “Иман” мәркәзе ярдәмендә курслар башлау тәкъдимен әйтте. Шулай ук “Иман” мәркәзе ишетмәүчеләр белән сөйләшергә, аларны өйрәтерлек имам укытырга җыена.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе