Илләреннән куылган кырымтатарларны искә алдылар

18 майда кырымтатарларны илләреннән сөрү көнен Казанда да искә алдылар.

БӘЙЛЕ
2016 Май 19

18 майда кырымтатарларны илләреннән сөрү көнен Казанда да искә алдылар. ТИҮ уздырган митингта Русия президенты һәм Думадан кырымтатарларның 1944 елгы депортациясе өчен гафу үтенүләре таләп ителде.

Сәяси репрессияләр корбаннары өчен куелган һәйкәл янында узган митингта "Нет репрессиям против крымских татар", "Кырымдагы туганнар, татарлар сезнең белән", "18 май 1944 ел - татарлар Кырымнан куылды. Геноцид корбаннарын онытмыйк", дигән һәм башка шигарьләр күтәрелде.

Кырымтатар депортациясенә 72 ел тулуны искә алу чарасы корбаннар рухына дога укудан башланып китте. Аннан кыска чыгышлар яңгырады.

Митингны оештырган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев үз чыгышында 1945 елда Германия хакимиятенең яһүдләр алдында холокост, геноцид өчен гафу үтенүен һәм Русия хакимиятенең, Путинның, Дәүләт думасының да яһүдләр кебек татарлар, чеченнар, ингушлар, калмыклар алдында гафу үтенүләрен таләп итүләрен белдерде.

"Совет Берлегендә 14 халык дәүләт көче, дәүләт таләбе белән юк ителде. Русия ниһаять үзенең Европа дәүләте икәнен, мәдәниятле, демократик ил икәнен күрсәтергә тиеш һәм бу халыклардан гафу үтенергә тиеш.

18 май шул ук вакытта, Русиянең рәсми календаренә кырымтатарларның геноцид көне дип керергә тиеш. Русия шушы 14 халыкка карата геноцид булганын танырга тиеш", дип белдерде Зәкиев.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин митингта чыгыш ясап, татарларның ике матәм көне булуын, аларның беренчесе 1552 елның октябрендә Казанның басып алынуы булса, икенчесе 1944 елның 18 маенда кырымтатарларның сөргенгә җибәрелүе, дип әйтте.

"Кырымтатарлар, без сезнең белән. Без сезне онытмадык. Кырымда бүген басым бара. Кырымтатарларның милли оешмаларын 18 майдан аеру бара. Һәм без әлбәттә моңа ризасызлык белдерәбез. Кырым татарларының хокукларын кайтару, аларны торгызу, милли мәктәпләрен, университетларын булдыру кирәк. Без моны таләп итәбез һәм безнең моңа хакыбыз бар. Һәр халыкның, һәр кешенең яшәргә хакы бар. Шуңа күрә без Идел буе татарлары кырымтатарлар өчен җан атып яшибез", дип белдерде Наил Нәбиуллин.

Тыныч үткән митинг бер сәгать дәвам итте һәм ахырда митингта катнашучыларның истәлек фотосына төшүе белән тәмамланды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе