Аллаһ Хак Тәгалә «Бәкарә» сүрәсендә: «Кәнән-нәсү үммәтәү вә хидәтәң фәбәгасә
Аллаһун нәбийинә мүбәшширинә вә мүнзиринә үә әнзәлә мәгәһумүл – китәбә билхаккый», ягъни, әүвәл кешеләр һәммәсе дә ислам динендә иде, соңрак төрле диннәргә бүленде. Аллаһ һәммә кавемнәргә пәйгамбәрләр күндерде. Аллаһуга баш игәннәрне җәннәтләр белән сөендерүче итеп. Янә аларга китап иңдерде, хаклык, кешеләр арасын гаделлек белән хөкем итсеннәр өчен, – ди.
Аллаһуның Коръән-Кәрим белән тәсдыйкъ ителгән барлык пәйгамбәрләренең дине ислам булган. Алар барысы да Җәбраил фәрештә аркылы Аллаһуның барлыгы, берлеге, мәңгелеге турында бер тәгълимат, бер вәхи, бертөрле хәбәр, бертөрле китаплар алганнар: «Күллүн әмәнә билләһи вә мәләәәә-икәтиһии вә кү-түбиһии вә рүсүлиһ», ягъни мөселман шул булыр, кем Аллаһуның берлегенә, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә иман китерсә. Чын мөселман шул булыр, кем
Мөхәммәдкә кадәр килгән пәйгамбәрләргә вә аларга иңгән Изге Китапларга ышанса. Димәк, Мусага (г.м.) иңдерелгән Библиягә («Иске гаһеднамә»), Даудка иңдерелгән Псаломга, Иисуска иңдерелгән Евангелиегә (Яңа Гаһеднамә) ышанган кеше генә
мөселман була.
Вә ләкин ошбу хакыйкатьне күңелебезнең иң мөкатдәс түрендә саклыйк. Мөселман, санап киткән Изге Китапларның беренче нөсхәләренә генә ышана. Әйе, мөселманнар Мусага (Моисей) иңдерелгән Тәүратның, Даудка (Давид) иңдерелгән Зәбүрнең, Гайсәгә (Иисус) иңдерелгән Инҗилнең беренче нөсхәләренең хаклыгына ышана. Ни кызганыч,бу китапларның Раббымыз тарафыннан иңдерелгән беренче нөсхәләре безгә килеп
җитмәгән. Тәүратның, Зәбүрнең, Инҗилнең асыл нөсхәләре безнең эрага кадәр VI-V гасырларда Иерусалимга – Якын Көнчыгыш мөселман халыкларына каршы булган
Вавилон варварлары тарафыннан яндырылган. Бүгенге Изге Китаплар соңыннан килгән апостоллар (Пётр, Иоанн, Павел, Матфей) – тарафыннан язылган, үзгәртелгән.
Раббымызның беркем тарафыннан да үзгәртелмәгән, пәйгамбәребез Мөхәммәдкә 23 ел дәвамында (610-632 еллар) иңдерелгән олуг нигъмәте – Коръән-Кәрим тулысы
белән саф көенчә сакланган. Ошбу хакыйкать турында Тукай беренче мәртәбә Мотыйгулла хәзрәттән ишетә. Схоластика белән томаланган Уральскида Тукай үзенә яктылык эзли. «Мотыйгия» мәдрәсәсендә Коръән графикасын, тәҗвид хөкемнәрен үзләштерә. Шәкертнең күңелендә әдәби, иҗтимагый фикерләр белән сугарылган илаһи вә Аллаһу Тәгаләнең олуг нигъмәте – Коръән-Кәримгә мәхәббәте уяна. КоръәнКәримнең ни дәрәҗәдә иксез-чиксез нур икәнлеген, аңа безнең дә мәхәббәтебезнең иксез-чиксезлеген тасвир кылып, изгелеккә өндәгән китапларга олуг хөрмәт белән карап, газиз Тукай «Китап» дигән шигырен яза:
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, –
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.
Шулай, Хак Сүбхәнәһү Тәгаләнең: «Зәә-ликәл китабүләә райбә фиһ һүдәл лилмүттәкыйн», ягъни «үз бурычларына тугры кешеләргә – мөттәкыйннәргә иңдерелгән, хак юлны күрсәтүче китап Коръән-Кәрим икәнлегенә һич шик юк», – дигән кәлимәсенә таянып, Тукай:
Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәтүче йолдызым;
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем.
Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмид берлән карый башлыйм булачакка, –
дип яза. Бу шигъри юллар белән шагыйрь, «хәсрәт соңра хәсрәт килеп», тәмам башы әйләнгән бәндәнең күңелен кайгыдан арындыру өчен, Изге Китаптан дәрман эзли.
Татар поэзиясендә иң беренчеләрдән булып Г.Тукай, ислам тәгълиматы вәшәригате таләп иткәнчә, балаларны сабый чактан ук изгелеккә өндәүдә, дуслыкка, миһербанлылыкка үгетләүдә, әле үзе дә яшь булуга карамастан, үрнәк иде.
Пәйгамбәребезнең: «Кечкенәләребезгә мәрхәмәт итмәүчеләр вә олыларыбызның хакларын белмәүчеләр бездән түгел», – дигән хәдисенә мөкиббән булган әдип:
Әй баһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!
Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!
...Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугры юл бар гаршенә! –
дип сабыйларны Раббымыз кыйбласына өнди.
Балалар язмышы турында уйга калганда, Тукай нәниләрнең үзләренә генә хас сөйләү теленә якын булган җөмләләр белән эндәшә: «Тәти читек, тәти күлмәкштаннарны / Баш астыма өеп куеп яткан чагым». («Бәйрәм вә сабыйлык вакыты»).
«Хозурыңда гәүһәр яшем түгеп телим, / Кабул әйлә, Раббым, әле мин бик «нәни». («Йокы алдыннан»).
«Коръән-Кәримдәге мөбарәк аять белән Хак Тәгалә: / «Вә идәә сәәләкә гыйбади ганнии фәин-ни кариибө...» – диде. Ягъни, әгәр бәндәм Миннән сорар булса... Мин аның догасын кабул итәчәкмен, – дигән Раббымыз вәгъдәсенә бинаән Тукай: «Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь; / Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?» – җөмләсе белән Раббымыз кәлимәсен куәтли.
Дөньяда иң ләззәтле икмәк – адәм баласының үз кәсебе, үз тырышлыгы белән табылган икмәк икәнлеген фәһемләгән Тукай, «Бай баласы» дип аталган шигъри юлларында «егылмасын» дигән сүз урынына, сабыйларга «түп итмәсен» кәлимәсен куллана. Нәтиҗәдә, шигырь комик рәвештә формалаша:
Тот, җаным, тот, аумасын – түп итмәсен, тот баскычын,
Шунда ядыңнан чыгарма кассаның да ачкычын.
Җәнабел Хак сүбхәнәһү вә Тәгалә:
«Үә каалә раббикүмү дугуниии әстәҗиб ләкүм», –
ягъни, хаҗәтләрегезне сорап, «Миңа дога кылыгыз, – аны кабул итеп, сезгә җавап бирермен», – диде.
Раббымызга җан-тән ихлас тугры булган Тукай ошбу аятьне «Ана догасы» дип исемләнгән шигыре белән мәгънәви тәфсиргә салды.
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр вә сахралар тора балкып.
Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый – каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.
Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз углын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз углым!
Шагыйрьнең эчке фикер дөньясы ни дәрәҗә Аллаһу Раббымыздан иңгән илһам байлыгы белән сугарылган булса, ул шул дәрәҗә үзенең әйтергә теләгән сүзеннәсыйхәтен укучы бәгъренә җиткерү сәгадәтенә ирешә ала. Нәсыйхәт ул – өндәү,
чакыру, үгетләү. Коръән – Аллаһ сүзе. Аллаһ сүзен аңлап уку – ул үзе барлык мөселманча, ислами тәгълиматка итагать кылган бәндәгә – нәсыйхәт!
Нәсыйхәт кылучы кешенең гыйлеме камил, холкы гүзәл, сүзе төгәл, гамәле хак, үзе саф булу Пәйгамбәрнең өммәтенә сөннәте икәнлеге мөселманга мәгълүм. Холкы дорфа, гамәле бозык, надан кешенең Коръән эчтәлегендәге Аллаһ шәригатен бәндәгә ирештермичә, аңлатмыйча, томана укуы һичкайчан да нәсыйхәт булмый. Шулай булгач, укучыга да, тыңлаучыга да савап юк. Г.Тукай:
Күп яттык без мәдрәсәдә,
Аңламадык бернәрсә дә;
Селкенмәдек, таш төсле без,
Җилбер-җилбер җил бәрсә дә...
...Хуш! Хуш! Хәзрәтләр, без киттек,
Сездән изгелекләр көттек, –
дип, хәзрәтләрнең наданлыгына, намуслы, сабыр, мәгърифәткә омтылган шәкертләрнең авыр язмышына чын күңелдән газаплана, борчыла. Тукай үзе дә шәкерт иде. Әдипне аңлау ниятендә, без дә бүген бер мизгелгә XIX гасыр ахыры татар шәкертләре язмышы заманына кайтыйк.
...Мәдрәсә. Стенадагы дүрт почмаклы ак агач тактага буяу белән хәзрәт хәлфә 29 хәреф язган. Шул хәреф исемнәрен «әлиф», «би», «ти», «си»... – дип шәкертләр көйләп, шаулап укыйлар, ятлыйлар. Укып, ятлап арып туйгач, тактага язылган хәрефләрне пычак, пыяла кыйпылчыгы белән кыралар. Чөнки, кадим хәлфәнең уйлавынча, «кара тактага акбур белән Коръән хәрефләрен язу – хәрам». Шул хәрефләрне шәкертләр
яңадан чиратлашып тактага язалар. Аст, өст хәрәкәләрне куеп, иҗекләп укый-укый, күңелләренә биклиләр. Бикләнгән аяти кәлимәләрнең «мәгънәсен белү, тәрҗемәсен өйрәнү, уку, кәгазьгә язу – олуг гөнаһ!» Фәкать шәригатьне, догаларны ятлау – «савап». Шәригать хөкемнәре турында кешеләрнең мөстәкыйль фикер йөртүләре «хәрам, мөһмәлат-мәгънәсезлек». Шулай кадимчеләр, патша чиновникларының
булышлыгында татарлар арасында искелектә, наданлыкта черегән, схоластика белән сугарылган фанатизм тамыр җәя.
Чәйниләр монда җирәнгеч әллә нинди мөһмәлат,
Яшь гомерләр мөнмәлат чәйнәп була монда һәлак.
Мәдрәсә, дип, нәрсәдер асрый агайлар җилкәсе,
Нәкъ эче азган мөрит, мәҗнүн ишаннар хилкасе».
(Дәвамы киләсе мәкалә.)
Харис Сәлихҗан

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Намаз.
Мин – мөселман кызы!
Локман Хәким дигән хикмәт иясе