Маэмайга сорау бар! Тукайның бала шигырьләре

Габдулла Тукайның һәр татар баласына файдалы булган шигырьләрен тәкъдим итәбез. Габдулла Тукай һаман да пот кебек кеше булып кала. Тукайны, СССР вакытындагы һәм аннан да күберәк итеп бастырып тараталар, бар җиргә куялар, эләләр. Аны сектантлар кебек итеп пропогандалыйлар, гәрчә инде укучы, караучы, тыңлаучы калмаса да.  Шулай ук этләрне дә пот итеп яшәүчеләр күп. Коммунистик һәм атеист сәвит мәктәбендә Тукайның иң беренче булып маэмай турында шигырен өйрәтәләр иде....

БӘЙЛЕ
2026 Янв 14

Шигырьләрне, туган телен онытып баручы халыкның оныкларына өйрәтер, телен чарлар өчен җайлы исемлек итеп бирәбез. Башта кыскараклары, гадиләрен, ятларга җиңел булсын диеп. Тик коммунистик һәм атеист сәвит мәктәбендә Тукайның иң беренче булып маэмай турында шигырен өйрәтәләр иде. Мөселманнан туган балаларны беренче көннән үк хәләл пәрдәсен ертып, фитри иманнарын өшкереп, хәрәм булган эт селәгәе белән аралашырга өйрәтәләр иде. Методлары бик җайлы булган. Аннары инде, үзегез беләсез, башка хәрәм эчемлекләр, гадәтләр күнектерелгән. Бары тик патша заманында бераз дини гыйлем алып калган карт-коры гына халыкны эт тотмаска, этлекләр эшләмәскә чакырып газаплана иде. Бу исемлектә дә арт аягына басып торырга өйрәтүче эт баласы турында шигырь беренче иде. Тик без бит мөселман газетасы. Шуңа күрә маэмай турындагы беренче шигырьне без исемлекнең төбенә куйдык. Хәер, эт сүзен песигә алмаштырсак, шигырь тулысынча "хәләл" булыр иде. Тик бу очракта безне сәвит балалары һәм шул заман нарративлары белән хыялланып яшәүчеләр дөрес аңламаслар иде. Ул вакытта, шул вакытны дәвам итүчеләр өчен Габдулла Тукай һаман да пот кебек кеше булып кала. Тукайны, СССР вакытындагы һәм аннан да күберәк итеп бастырып тараталар, бар җиргә куялар, эләләр. Шулай ук этләрне дә пот итеп яшәүчеләр күп. Аларны яратучылар бихисап. Хәттә этләр кешләрне тешләп үтерсә дә, көчекләргә каршы фикер язырга авыр: шундук этләрне кешеләрдән өстен күрүче комментаторлар җыела. Безнең дә, хәзер булмаган укучыны этсезлек белән борчыйсыбыз килми. Шуңа күрә бездә дә эт баласы әлегә эт булып кала.... 

"Гали белән кәҗә"

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, 
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә, 
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.

"Бала белән күбәләк"

Бала:

Әйт әле, Күбәләк, 
Сөйләшик бергәләп: 
Бу кадәр куп очып 
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

 

Бәйрәм бүген 

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын:
«Ул киенгәндер!» – дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә бер төрле хуш ис аңкуын:
«Ислемай сөрткән икән дөнья!» – дидем: бәйрәм бүген!
Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:
“Күңле нечкәргән!” – дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»

"Сабыйга"

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; 
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; 
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк; 
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; 
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

"Чыршы"

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;

Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.

Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;

Хәстә төсле, арта сары төс алар да көн саен.

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:

Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

Тугвн авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп кара җирне

Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

"Шаян песи"

Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига: 
Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.

«Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә; 
Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк — бәйрәм җитә.

Ә Песи яшрен генә яткан, кәтүкне күзлидер; 
«Тукта селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.

Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар; 
Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.

Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе; 
Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!

Ана догасы

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сәхралар тора балкып.

Авыл тын. Иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мескинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?


"Карлыгач"

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.

Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.

Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул,- бөтен кеше тавышлансын.

Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен,-

Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.
 

"Эш беткәч уйнарга ярый"

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый 
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; 
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: 
«И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; 
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:
«Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, 
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».

Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә, 
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,
Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»

Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала: 
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым, 
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»

Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә, 
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач 
Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт, 
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»

Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала: 
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач, 
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене, 
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага: «Иә, кем чакырды, дип, мине? 
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш, 
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач, 
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.


"Кышкы кич"

Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә! 
Җылы өйдә утырасыз якын мичкә; 
Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,— 
Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.

Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә, 
Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә; 
Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә 
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.

Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар, 
Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар, 
Суыклыктан очар кошлар очалмасын,— 
Сезнең урын җылы, әйбәт,— ни кайгы бар?

Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт: 
Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет; 
Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр, 
Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.

Мондый кышкы кичтә сыгъныр урыннары 
Аларның юк, өши бите, борыннары; 
Үлми калса яхшы алар салкынлыктан, 
Кайберсенең, шуннан була үлемнәре.

Очрый калса сезгә шушындый ярлылар, 
Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар,— 
Яшь балалар! аларны сез яратыгыз, 
Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!

"Кызыклы шәкерт"

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; 
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; 
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; 
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: 
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

Кулланылды: https://intertat.tatar/news/gabdulla-tukayny-balalar-chen-shigyrl-re-4956744

Темалар һәм теглар: .миңнеханов шәймиев рөстәм минтимер зилә вәлиева илдар хәзрәт суләйман мәчет казан Чувашия чебоксары батырево шыгырдан ислам  коран  сунна  напоминание  иман  религия  дагестан  намаз  мусульмане  сунна пророка  мусульманка  чечня  мечеть  хиджаб  истина  мухаммад  ихсан  рамадан  ингушетия  кавказ  хадисы  аят  мусульманин  махачкала  голос имана  сура  медина  умма   махачев  алтайбаев  исламские платья  исламские видео  религия  картинки  платья махар махер никах секс  кчр  одежда  магазин  истина  ислам жизнь   дагестан  чечня  намаз  махачкала      мусульмане  ингушетия  иман  напоминание  москва  грозный  мусульманка  кавказ  мечеть  хиджаб  хадисы  хадис  россия  мусульманин  мекка  рамадан  умма  таджикистан  кбр  мухаммад  хадж халяль еда  рецепты  маркет   уфа   москва   заработок   мясо   кафе   работа   сочи   деньги   бизнес   торты   астана   отель   самара   отдых   экспо   работа   туризм   астрахань   новости   халал никах татар   татары   Татарстан   татар     Казань   татарка     татары   казан     радио тв   вайн     татарочки   татарск   татарский язык   я татарин   татары москвы   эстрада     татария   татары самары    татарочки   татарки    поймут     дагестан   хабиб нурмагомедов   мюрид краснодар  челябинск  новосибирск  россия  самара  екатеринбург  омск  сочи  питер   ростов  одежда   воронеж  красноярск  волгоград  любовь  мода  пермь  саратов  владивосток  мужская россия  москва  путешествие  сво днр лнр донбасс луганск челны  нижнекамск   казахстан   нива   осень   альметьевск башкортостан  аксессуары  дети  лаишево  хмао  татарстан 24  фото почта подписка казахстан  алматы  астана  казах  казахи  токаев  намаз  нурсултан тараз поймут  атырау  актау  назарбаев    караганда  актобе  казакша  мектеп  аскарово  алматы  бисмиллях  каспийск  костанай  снг  мусульмане фильмы прикол  интернациональная  петропавловск  футбол фильм караганда  актау  атырау  павлодар  актобе  красота  тараз  семей  костанай  уральск  маникюр казахстанский дизайнеры ташкент  узбекистан  авиабилеты  самарканд  нкий Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Уяр Фатеж Феодосия Фокино Фокино Фролово Фрязино Фурманов Хабаровск Хадыженск Ханты-Мансийск Харабали Харовск Хасавюрт Хвалынск Хилок Химки Холм Холмск Хотьково Цивильск Цимлянск Циолковский Чадан Чайковский Чапаевск миңнеханов шәймиев рөстәм минтимер зилә вәлиева илдар хәзрәт суләйман мәчет габдулла тукай мөфти коръән хәләл 2026 140 ел 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе