Дәвамы. Башы алдагы мәкаләдә.
Шулай «Авыл мәдрәсәсе» дигән әсәре белән Тукай XIX гасырның икенче яртысында халык аңы, мәгърифәте өчен зур афәт килгәнлеген, кадимчеләрнең наданлыкның бер оясы булган схоластик мәдрәсәләрнең мәгънәсез тормышын үзенәгенә хас сарказм белән искәртеп кенә калмый, татар мөселман зыялыларына,
Коръәнгә бинаэн хәлдә, нишләргә кирәклеген ассызыклый. «Гыймран сүрәсенең 104нче аяте
белән Аллаһу Хак Тәгалә Коръәндә»: «Вәлтәкүм миңкүм үммәтүийәдегүүнә иләлхайри вә йәэмүрүүнә бил-мәгрууфи вә йәнһәүнә гэнил-мүңкәри вә үләәә-икә һүмүл – мүфлихүүн», – диде. Мәгънәви тәфсире: «Үз арагыздан шәригатьне яхшы
белгән кешеләр булсын. Алар сезне хәерле эшләргә чакырырлар. Бидгать гамәлләрдән тыярлар. Ошбу җәмәгать сезне һәлак булудан коткарыр».
Әһле исламны наданлык фанатизмы баткагыннан коткару максатында, XIX гасыр азагында Русия мөселманнары җирлегендә «ысулы җәдид» исеме белән ислам тарихына
кергән дини педагогик юнәлеш барлыкка килә. Җәдидчелек ул мөселманнарның алгарыш рухияте булып, аның башында Шиһаб Мәрҗани, Исмәгыйл Гаспралы, Ризаэтдин Фәхретдин,
Фатих Кәрими, Һади Максуди, Шәмсетдин Күлтәси, Галимҗан Баруди, Муса Биги, Һади Атласи, Әхмәт Габәши, Гобәйдулла вә Габдулла Бубилар, Нурзада Насихиләр кебек «милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат булган» имамнар торган. Җәдидчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә, татар телендә дини тәгълимат белән бергә физика, география, биология, арифметика, медицина, логика фәннәренең нигезләре мәдрәсәләрдә укытыла. Ысулы җәдид укытуның хәерле нәтиҗәсе булып, «меңнәрчә ислами галим-голамә вә әдипләр, хакимнәр
вә табиблар, йөзләрчә инженер вә астрономнар, географлар вә тарихчылар, хәзерлекле сәясәтчеләр, игенчелек вә сәнәгать белгечләре җитеште», – диде Ш.Күлтәси.
Балаларны нинди ысул белән укыту мәсьәләсендә кадимчеләр һәм җәдидчеләр арасында аяусыз тартышлар булган. Кадимчеләр укытуда иске тәртипне яклап җан
аткан. Җәдидчеләр, мөселманлыкны саклап, дин вә фән гыйлемнәрен бергә үзләштерү ысулына гади, аңлаешлы туры юнәлеш, якты юл тапкан.
Читтәге бик күп өяздә, күп авыллар яктыра,
Пар тату йолдыз кеби школ белән мәктәп тора.
Бу ике дус, берсенә чөнки аларның берсе тиң,
Бертигез тәгълимнәре дә: берсе – дөнья, берсе – дин, –
кәлимәләре белән Тукай, диннең вә фәннең бергәлек алгарыш ысулын тапкан җәдидчеләргә ихлас күңел, югары пафос белән мәдхиясен-одасын багышлый. Бу җөмләдән, Г.Тукайның замандашы, ислам голамәләре тарафыннан XX гасырның
иң зур ислам галиме дип табылган, төрек милләтенең горурлыгы булып саналган шәхес – Бәдиуззаман Сәид Нурсиның: «Акылның нуры фән гыйлемнәре, вөҗданның
зыялылыгы дин гыйлемнәре белән яктыртылыр. Икесенең берләшүе белән акылларда һәм күңелләрдә хакыйкать барлыкка килер», – дип әйткән сүзе искә төшә дә калебне гафиллектән уята, күңелне уйга сала.
– Әгәр дин гыйлемнәре үзләре генә укытылса, – ди әдип, – фанатизм барлыкка килә; фән гыйлемнәре диннән аерым укытылса, Аллаһу Тәгаләне инкяр итү, иман хакыйкатьләреннән шикләнү һәм атеизм туа.
Инсаннарның узган XX гасырда һәм бүген дә дини фанатизмда баглануы, базар икътисадында диннән аерылган фән, дәүләттән аерылган дин, диннән аерылган мәктәп
яшь буынга әхлакый тәрбия бирә алмас хәлгә килде. Хәзерге көн җәмгыятьтә матди байлык чагыштырмача үсте, ә халыкта әхлак түбәнгә тәгәрәде. Моның асыл сәбәбен,
башка җитешсезлекләр белән бергә, мәктәпләрдә фән гыйлемнәре генә укытылып, дин гыйлемнәренең кире кагылуыннан икәнлеге күренеп тора. Соңгы елларда «татар исламы» дигән атама барлыкка килде. Җәдидчелек ул татар исламы түгел. Ислам ул һичкайчан да татарныкы булмады, булмый, булмаячак! Ислам ул – Раббымыз дине. Алай булгач, җәдидчеләр ислам динен «татарчалаштырганнар», дигән сүзләр – ахмаклык, мәгънәсезлек белән сугарылган уйдырма-ялган.
Габдулла Тукай XX гасыр башында ислам диненең безнең җирдә үсеш алу сәбәбен XIX гасыр җәдид мәгърифәтчеләре – дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889),
Каюм Насыйри (1825-1902), Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936) хәзрәтләренең фидакарь хезмәтләре белән бәйли.
Ул вакыттагы кадимнәр үзләреннән галимлектә өстен бер генә кешене дә күрергә теләмәделәр. Ш.Мәрҗанинең китапларын хәрам дип игълан кылып, әйткән нәсыйхәтенә, кылган гамәленә, иҗатына каршы төштеләр. Фанатик муллалар, схоластик ахуннар, надан ишаннар хәсәд-хөседче байлар бергәлегендә, Мәрҗанине галим итеп танырга теләмәделәр. Хак сүзләрен кирегә юрадылар. Донослар яздылар. Ике мәртәбә имамлыктан алдылар. «Динне фән белән берләштерә, исламга инануы зәгыйфь», – дип коткы тараттылар. Шушы гаять аяныч, куркыныч шартларда
Ш.Мәрҗани үзенең иҗаты, сүзе, куәте, нәсыйхәте белән халыкны җәдид ысулына өндәүче иң беренче галим булды. Бөек әдипнең хаклыгына җан-тән итагать илән иҗтиһад кылган Тукай, «Шиһаб хәзрәт» исемле шигыренең юлларында:
Һәрбер имам бездә койрык булган чакта,
«Койрык» сүзе безгә бойрык булган чакта,
– Фәлән сәләф4 фәлән әйткән, фәлән бул, – дип,
Җаһил5 мулла әмер боерып торган чакта, –
Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан6 уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
...Чыкты, әлбәт, бу даһигә сәфил7 дошман;
Чыккан дошман мәгълүб8 булып чыкты эштән,
Олуглыкта, өстенлектә Шиһаб хәзрәт
Этләр буе җиталмаслык җиргә кичкән.
Бер җан белән тиздән милләт итә бәйрәм,
Шәрафәтләп9 , туган көнне бу мөхтәрәм;
Җисме үлек, исме терек бул хәзрәтне
Мәхшәргәчә10 телләр сөйләр, язар каләм! –
дип, безгә һәм бездән соң киләсе буыннарга нәсыйхәт кылуы.
Шиһаб Мәрҗани хәзрәтләре – милләтебезнең дини тарихын, әүвәл заманнардан алып, мөселман мәгърифәтен безнең җирдә тасвир кылган галимебез. Бу мөхтәрәм имамыбызны Тукайның олуглавы тикмәгә генә түгел. Бүген дә ислам дөньясында
Мәрҗани фикере мөселманнарны гафиллектән уяту, башка милләтләр, диннәр, дин әһелләре арасында Раббымызның чын бәндәсе булып яшәр өчен олы хезмәт куйган үрнәк хәзрәткә Тукаебыз үз бәһасен, шулай итеп, «мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм», кәлимәсе белән бирә. Шул ук вакытта газиз Тукаебызның: «Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул», – дип, / Җаһил мулла әмер боерып торган чакта», – дигән
җөмләсе әле бүген дә дин дәрьясындагы кимчелекләрне төзәтергә тырышканлык ниятендә туган тәнкыйть дип аңлау хак булыр. Тукайның аерым сүзләрен ялгыш аңлаучыларга карата әдипнең «Кыйтга» шигырен искә төшереп үтәсе килә:
Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым, –
дисә дә, мәдрәсәдә алган гыйлемен Габдулла Тукай (шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт тә имам, мулла, галим иде) гомере буена милләтенә ирештерергә тырышты.
Шулай булса да, өметен өзмичә, «керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым», дигән вакытында да, шигырьләре белән үзеннән соң булган буыннарга дөрес үгетнәсихәт биреп, бу эшне дәвам иттерүне киңәш кылды. «Бисмилләәһир-рахмәниррәхим. Иәәәә әййәтүһәннәфсүл мүтмәзинәһ», ягъни, тик Аллаһуның барлыгына, Пәйгамбәрнең хаклыгына изге нәфес белән инанган мөселманның рухына: «Синең
дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде. Инде син Аллаһудан разый булган хәлдә һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайт!» – дигән Коръән кәлимәсен
исебезгә төшереп, әдип:
Кайт, и нәфсе мөтмәиннәм! Бар, юнәл, кит тәңреңә:
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә,
Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтегез:
Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә.
Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:
Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!
Бу шигъри тәфсир шагыйребезнең ахыр сулышында безгә мирас итеп калдырган васыяте булды. Шуның өчен дә без – гомер дәвам иманлы кешеләр – Тукай шигырьләреннән калебемезгә илһам алабыз, тормышыбызда бәндәчелек белән булган хата һәм гөнаһларыбызны төзәтергә ашыгабыз.
Харис Сәлихҗан
Харис хәзрәт САЛИХҖАН,

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Намаз.
Мин – мөселман кызы!
Локман Хәким дигән хикмәт иясе