ТҖ МДНнең нәшрият бүлеген җитәкләгән һәм Казандагы "Тынычлык” бистәсенең имамы Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие вазифасын башкарачак.
Исегезгә төшерәбез: узган елның 19 июнендә аягы яралангач, Илдус Фәизев озак вакытка сузылган дәвалану курсы узды, шуңа күрә үз вазифасын тулысынча үти алмады. Бу вакытта аның вазифасын урынбасары Абдулла хәзрәт Әдһәмев башкарды.
Хәзер исә Татарстан мөселманнары корылтаена кадәр ТҖ МДН белән Россия һәм Төркия мөселман уку йортларында белем алган 28 яшьлек Камил хәзрәт җитәкчелек кылачак.
Шулай ук пленумда ТҖ МДН рәисе вазифасына 10 көн эчендә гариза бирергә мөмкин булуы ачыкланды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илдус Фәизевкә уңай карашта булуы турында әйтте һәм аның кискен агымнарга каршы көрәшүен яхшы яктан бәяләде. Аның сүзләренчә, И. Фәизев хәзер фән һәм мәгариф эшләре белән шөгыльләнәчәк.
"Кем мөфти булыр – анысын имамнар хәл итәчәк”,-дип өстәде ахырдан Татарстан Президенты.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан – Коръән иңгән ай
Рамазанда рухи көч туплап, аны ел буена саклыйк
Бәраәт кичәсенең фазыйләтләре