Бу чараны РФнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөфтие, Чувашия мөфтие Әлбир Крганов башлап йөрде, ул үзе үк утырышны алып та барды.
"Түгәрәк өстәл”дә Татарстаннан республика мөфтие вазифасын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллинның урынбасары, "Сөләйман” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов чыгыш ясап, исламдагы социаль хезмәтнең мөһимлеген билгеләп узды. Биредә күрсәтмә үрнәк рәвешендә күзләре күрмәүчеләрне укыту һәм тернәкләндерү өчен оештырылган "Ярдәм” үзәгенең эшчәнлеге каралды. Шунысын да билгеләп узу мәслихәт: "түгәрәк өстәл”дә "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев тә катнашты.
Илдар хәзрәт Баязитов шулай ук "түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең якын киләчәктә тормышка ашачак эш планнары вә социаль проектлары белән дә таныштырды.
Әлеге утырышта Әлбир хәзрәт Крганов Мәликә ханым Гыйльметдинованың "Зрячим о незрячих” китабын күзләре күрмәүчеләр белән эшләүче оешмаларга бәяләп бетергесез һәм эшләрен җиңеләйтүче хезмәт буларак тәкъдим итте.