Илдар хәзрәт Баязитов наркоманнарны тернәкләндерү һәм профилактика ясау мәсьәләсе буенча депутат төркеме әгъзасы булды

«Ярдәм” мәчете имам-хатибы, “Ярдәм” фонды советы рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Россия...

БӘЙЛЕ
2014 Июн 20

«Ярдәм” мәчете имам-хатибы, “Ярдәм” фонды советы рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Россия Дәүләт Думасының наркоманнарны комплекслы тернәкләндерү һәм профилактика ясау, ВИЧ-инфекция һәм башка социаль яктан әһәмиятле авырулар мәсьәләләре буенча депутатларның фракцияара эшче төркеме утырышында катнашты. Әлеге утырыш Сочи каласында узды һәм Илдар хәзрәт аның эшче төркеме әгъзасы булды.

Әлеге эшче төркемне РФнең Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Сергей Владимирович Железняк җитәкли.

Бу төркемнең төп бурычы - аның наркоманияне профилактикалау белән шөгыльләнүче оешмалар белән үзара ярдәмләшүдән, сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә бергәләп эшләүдән, аларга мәгълүмати һәм методик ярдәм итүдән гыйбарәт.

Утырыш вакытында Илдар хәзрәт Баязитов Казанда наркотиктан бәйле булганнар белән эшләү тәҗрибәсе хакында сөйләде. 2014 елның башында “Ярдәм” хәйрия фонды әфьюннән (наркотик матдә) бәйле булганнарны тернәкләндерү эшенә кереште һәм Россиянең “Сәламәт яшьләр үзәге” фонды белән хезмәттәшлек кылырга тотынды. Нәкъ әнә шушы фонд Казанда наркоманнарны тернәкләндерү үзәген ачып, Татарстанда бу эшне башкара. Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә 10 ел дәвамында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән Казанга килгән күзләре буенча инвалидлар тернәкләнү узалар.

Илдар хәзрәт Баязитов Сочида наркотикларга каршы оештырылган лагерьда булды. Биредә әфьюннән һәм хәмердән инде төзәлеп килүче 700 дән артык кеше тернәкләнү узарга җыелган иде.

“Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе