Илдар хәзрәт Баязитов Әлмәттәге төзәтү колониясендә булды

Татарстан Җөмһүрияте мөфтие урынбасары, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, мөфтияттә социаль блокны алып баручы Илдар хәзрәт Баязитов һәм “Ярдәм” хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Россиянең Әлмәттәге 8 нче төзәтү учреждениесендә булдылар.

БӘЙЛЕ
2016 Май 19

Татарстан Җөмһүрияте мөфтие урынбасары, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, мөфтияттә социаль блокны алып баручы Илдар хәзрәт Баязитов һәм “Ярдәм” хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Россиянең Әлмәттәге 8 нче төзәтү учреждениесендә булдылар.

Казанның “Ярдәм” мәчетеннән килгән кунаклар әлеге колониядә төзелгән гыйбадәтханәне карадылар һәм биредәге тоткыннар белән аралаштылар.

Колониядә аларны Әлмәт үзәк мәчете аксакалы, 8 нче төзәтү колониясенең элеккеге җитәкчесе, хәзер бу оешманың ветераннар советы рәисе булган Әмин Хәсәнов озатып йөрде. Колониядә тоткыннар исламның барлык йолаларын да үтәсен өчен шартлар булдырылган.

Татарстан мөфтие урынбасары шулай ук Әлмәт районы мөселманнарының имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән дә очрашты. Аның барышында яклар Татарстан Диния нәзарәтенең социаль проектлары һәм колониядәге хәлләр турында сөйләштеләр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе