Илдар хәзрәт Баязитов әфьюннән бәйле булганнарның тернәкләндерү үзәген карады

Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Казан шәһәренең әфьюннән бәйле булганнарның тернәкләндерү...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 21

Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Казан шәһәрендә әфьюннән бәйле булганнарның тернәкләндерү үзәген карады. Наркотик матдәләрдән бәйлелеккә төшкәннәр белән эшләү – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләренең өстенлекле гамәле.

Илдар хәзрәт Баязитовны “Яшьләрне сәламәтләндерү үзәге” хәйрия фондының тышкы эшләр бүлеге җитәкчесе Станислав Смирнов, әфьюнгә бәйле булганнар үзәге җитәкчесе Тимур Әюпов һәм “Яңарыш” (“Возрождение») иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Абдулла Филипов каршылады. ТҖ МДН вәкиле үзәкнең эше белән танышты, әфьюннән бәйле булганнар белән очрашты.

Иладар хәзрәт Баязитов наркотик матдәләрдән бәйле булганнарга вәгазь сөйләде, аларны әфьюннән һәм хәмердән котылырга чакырды. Боларның һәммәсе дә ислам тарафыннан тыелган булуы турында әйтте. Бу үзәк җитәкчесе тернәкләндерү үзәгенең мөселманнарга кагылышлы юнәлеше хакында да сөйләде. Мәсәлән, мөселманнар җомга көнне – мәчеткә, ә православие динендәгеләр чиркәүгә бара.

Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп узганча, үзәк хезмәткәрләренең эше мактауга лаек, шуңа күрә ТҖ МДН аларга төрлечә булышачак.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе