
“Ярдәм” МИХФ Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов “Балаларның аутизм белән авыруын иртә ачыклау, аларны социаль яктан җайлаштыру һәм инклюзив белем бирүдә ведомствоара бергәләп хәрәкәт итү мәсьәләләре” дигән Бөтенроссия конференциясендә катнашты.
Бу чарага аутизм белән чирләүче 300гә якын татарстанлы чакырылган иде, алар арасында “Ярдәм” фонды вәкилләре дә бар иде.
Исегезгә төшерәбез: “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды каршында “Гаилә учагы” дигән балалар йорты ачылган иде, анда исә аутизм (баш мие үсешендә тоткарлык барлыкка килү), церебраль паралич һәм башка авырулар белән чирләүче балалар тәрбияләнә.