Илһам Денисов: “Шатлыгыбыз шул: Азат утырып тора башлады!”

Бәла ялгызы гына йөрми диләр. Дөрес икән.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 14
Бәла ялгызы гына йөрми диләр. Дөрес икән.
1980 елда дөньяга килгән Илһам Денисов ата-ана назыннан, җылысыннан мәхрүм булып үсте. Әтисен бөтенләй дә күргәне булмады аның. Ә әнисе Илһамны балалар тудыру йортында калдырып киткән. Үзенең әти-әнисен күрергә, аларның җылы кочагына сыенырга теләп ачыгланып елаган чаклары аз булмады аның. Казаннан соң Минзәләдәге, Чистай һәм Алабугадагы интернатларда, балалар йортларында тәрбияләнде. Табиблар Илһамның психикасында тайпылыш таптылар. Әтисе дә, әнисе дә аның дөньяда барлыгын оныттылар. Шулай да бик аралашучан, терчә малай булып үсте ул.
Никадәрле генә авыр булмасын, тормыш бер урында тукталып тормый, дәвам итә. Илһам Абдулла улы Казанга әйләнеп кайтты һәм 2006 елда Гөлназ исемле бер гүзәл затка өйләнде.
2008 елның 9 сентябре аларның өен нурга күмде, чөнки ир балалары дөньяга килде. Әмма тиздән сөенечләре көенечкә әйләнде. Табиблар 6 айлык Рамазанга балалар церебраль параличы дигән диагноз куйдылар. Ә беркөнне Илһам баланың иреннәре зәңгәрләнеп китүен, кулларының калтыравын, тартышып куюын күреп куркып калды. Башта мондый күренешнең нәрсә булуын аңламады. Балалар дәваханәсендә Рамазанны кабат җентекләп тикшерделәр. Анда эпилепсия дигән тагын бер чир таптылар. Соңрак шул ачыкланды: баланың әнисендә дә андый авыру бар икән. Кыскасы, аларның гаиләсе өчен авыр, хәсрәтле чорлар башланды. Кем әйтмешли, көннәре төнгә әйләнде, кулларыннан эш төште. Тик Денисовлар башына төшкән бәла болар белән генә чикләнмәде. Илһам беркөнне баланың аңа биргән уенчыкларга карамавын, аларга игътибар итмәвен күреп янә гаҗәпкә калды. Аны офтальмологка күрсәтеп карарга булдылар. Профессор Л. Долгованың: "Сезнең балагыз күрми”,-дигән хөкеме алар өчен фаҗига булып яңгырады.
Инде нишләргә? Илһамның йөрәге сулкылдап тибәргә кереште. Барысына да кул селтәр иде дә, мөселманга алай килешми.
Рамазан аенда туганга күрә, улына Рамазан исемен куштырган иде ул. Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума дигәндәй, хәләл җефете беркөнне бу исемне Азатка алыштыру турында сүз кузгалтты. Ул, янәсе, башта ук шушы исемне сайлаган булган, кемдер аңа балагыз шуның өчен авырый дигән. Илһам үзе мондый хорафатларга ышанмаса да, хатынының сүзләренә каршы төшмәде. Балага Азат дигән исем куштырды. Тик моның да файдасы тимәде.
"Шулай итеп, бездә фаҗига арты фаҗига. Балада өч төрле авыру – церебраль паралич, эпилепсия һәм сукырлык. Безгә шушы чирләргә каршы көрәшергә һәм көрәшергә туры килә”,-ди Илһам Денисов моңсу күзләрен төбәп. Әмма кулын салындырып, төшенкелеккә бирелеп утырырга җыенмый ул. Баланы Мәскәүгә алып барып, шунда күзләренә операция ясатырга ниятли.
...Беркөнне мин кабаттан Илһам белән очраштым. Аның белән сөйләшү барышында шул билгеле булды: Азатны алар Уфага алып барганнар, шунда аның күзләренә операция ясатканнар. Тик тагын операция ясату сорала икән. "Безнең хәзер бердәнбер шатлыгыбыз шул: Азат утырып тора башлады. Дөресрәге, утыртып куйсак, ул инде егылмыйча утырып тора ала. Тик торак шартларыбыз начар безнең. Жилплощадканың Химиков урамындагы 17 квадрат метр мәйданы булган тулай торакта көн күрәбез. 2 ел эчендә чиратыбыз нибары икегә алга китте, хәзер без инде 29 нчы булып чиратта торабыз. Мондый тизлектә барсак, Азатка 33 яшь тулганда гына фатирлы булырбыз. Ә юеш һәм кысан бүлмә Азатның сәламәтлегенә начар тәэсир итә”,-ди Илһам Абдулла улы тирән борчылу хисләре белдергән хәлдә.
Быелның ахырында, ягъни декабрь башында Илһам үзенең улы Азат белән кабаттан Уфага барырга җыена. Алар анда Азатның күзләренә тагын операция ясатырга ниятли.
Мөхтәрәм җәмәгать!
Әгәр сез Азатка ярдәм итәргә теләсәгез, сәдакаларыгызны мондый банктагы хисапка күчерә аласыз:
Получатель: Денисов Ильгам Абдулович
Банк получатель: ОСБ «Банк Татарстан» №8610 г. Казань
Кор/счет 30101810600000000603
Расч/счет 30302810862006006226
№ счета карты 40817810862266630085/54
БИК 049205603
ИНН/КПП 7707083893/165702001
Әгәр Илһам Денисов белән элемтәгә керергә теләсәгез, аның телефоннары: 513-57-29, 89061130074
Илһам Денисов белән Хатыйп Гәрәй очрашып сөйләште

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе