Ибраһим хәзрәт Сабиров күзләре күрмәүчеләргә татарча Коръән аңлатмасын бүләк итте

Бүген, ягъни 9 апрельдә, “Сөләйман” мәчетендә бер ай буена белем алган күзләре күрмәүче ир затларының чыгарылыш кичәсенә Казандагы Россия Ислам университеты...

БӘЙЛЕ
2013 Апр 09
Бүген, ягъни 9 апрельдә, "Сөләйман” мәчетендә бер ай буена белем алган күзләре күрмәүче ир затларының чыгарылыш кичәсенә Казандагы Россия Ислам университеты каршындагы Коръәнхафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров һәм мөгаллим Мөхәммәтәмин (Зиератшо) хәзрәт Давудов килеп, шәкертләргә вә мәхәллә халкына үзләре белән алып килгән 55 данә изге китапны бүләк итте.

Ибраһим хәзрәтнең сөйләвенчә, Казанда Коръәнхафизлар үзерләү үзәгенә быел – 10, Россия Ислам университеты ачылуга 15 ел тула. Шушы вакыт эчендә Татарстанда 35 Коръәнхафиз (шуларның 2се - мөслимә) әзерләнгән.

2011 елның ноябрендә Казанда уздырылган Халыкара VIII Коръән укучылар бәйгесенә Бөтендөнья Коръәнхафизлар әзерләү оешмасы генераль секретаре доктор Абдуллаһ ибн Али Басфар да килгән иде. 70тән артык илдә Коръәнхафизлар әзерләү үзәге булган оешма җитәкчесен һәм РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иткән иде. Дустанә шартларда барган очрашуда доктор Абдуллаһ аларага Коръәннең иң уңышлы саналган татарча тәфсирен җибәрүләрен сорады. Безнекеләр исә бу оешмага Рабит Батулланың "Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре” дигән мәҗмугасын җибәрде. Тәки биргән вәгъдәләрендә торды гарәп кардәшләр. Алар изге китапны 9 мең итеп бастырып, Татарстанга җибәргәннәр. Шуларның 55 ен "Сөләйман”га җибәрүнең дә бер сәбәбе бар: 2011 елда доктор Абдуллаһ "Сөләйман” мәчетенә килеп, анда күзләре күрмәүчеләргә дини белем бирү ысуллары белән шәхсән үзе танышып киткән иде.

"Мин сезне үземнең һәм Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин исеменнән мәчеттә бүгенге чыгарылыш кичәсе белән ихластан котлыйм. Ерак араларны якынайтып, дини белем алырга килүчеләргә, сезгә изге китапны укырга өйрәтүчеләргә дә Аллаһының рәхмәтләре булсын”,-диде Ибраһим хәзрәт һәм Бөтендөнья Коръәнхафизлар әзерләү оешмасы җибәргән изге китапларны ияләренә – биредә белем алучы шәкертләргә һәм мәхәллә халкына тапшырды.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе