
29 сентябрьдә динебез үсешенә зур өлеш керткән мөхтәрәм дин әһеле, “Мәдинә” мәчете имам-хатыйбы Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллин бакыйлыкка күчте. Дистә еллар гомерен динебезгә багышланган хәзрәткә 82 яшь тулган иде.
Тумышы белән Буа районының Ташкичү авылыннан булган хәзрәт Татарстан өммәтенә зур тырышлык белән хезмәт итте, дини алгарыш өчен күп көчен куйды. Дин әһеле буларак Гыйльмулла хәзрәт, зур җаваплылык хисен тоеп, җиңел булмаган имамлык вазыйфасын намус белән башкарды. Ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер торды, олуг җанлы имам бик күпләр өчен рухи терәк булды.
1995 елда аның тырышлыгы белән Казанның "Мәдинә" мәчете корылды, берничә елдан биредә мәдрәсә төзелде. Моннан тыш актив дини эшчәнлек алып баручы хәзрәт якташларына иман йортлары төзү өчен тырышты. Буа районында 3 мәчетне төзүне башлап йөрде. Шулай ук Казанның ике бистәсендә мәчет төзелешенә зур өлеш кертте.
Гыйльмулла хәзрәтне югалту Татарстан мөселманнары күңеленә тирән хәсрәт булып уелды. Раббыбыз мәрхүмнең урынын җәннәт түрләреннән итсен иде. Һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яратты һәм һәрберебез аңар кайтачак дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.