
Грузиянең Каспий районындагы Гарабаглар авылында яңа мәчетнең ачылу тантанасы булып узды.
«Грузия онлайн» порталы хәбәр иткәнчә, бу чарада Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Али Алиев, дин әһелләре һәм авыл кешеләре катнашты.
Али Алиев авыл кешеләрен мәчет ачылу тантанасы белән котлаганнан соң, гыйбадәтханәне Фатима исеме белән атарга дип килешүләре турында әйтте.