Галимнәр икенче һәм өченче мөфтине тикшерә

Русия Үзәк Диния нәзарәте (ЦДУМ) оешуның 225 еллыгы уңаеннан Татарстан Фәннәр Академиясендә икенче һәм өченче мөфти Габдессәләм Габдеррәхимов белән Габделвахит Сөләйманов турында түгәрәк өстәл уздырыла. Конференцияне 16 май көнне сәгать 11дә Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов оештыра.

БӘЙЛЕ
2012 Май 15
Русия Үзәк Диния нәзарәте (ЦДУМ) оешуның 225 еллыгы уңаеннан Татарстан Фәннәр Академиясендә икенче һәм өченче мөфти Габдессәләм Габдеррәхимов белән Габделвахит Сөләйманов турында түгәрәк өстәл уздырыла. Конференцияне 16 май көнне сәгать 11дә Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов оештыра.

Фәнни җыенда Казан, Уфа, Мәскәү галимнәре чыгыш ясаячак. Җыенда җәмәгать эшлеклеләре, мөфтият һәм хакимият вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә Мәскәү мөфтияте матбугат үзәге.

Үзәк Диния нәзарәтенең Мәскәү мөфтияте түгәрәк өстәлне Русия иҗтимагый палатасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм дин иреге комиссиясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Диния нәзарәте, Русия ислам университеты белән бергәләп оештыра.

Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие, Русия иҗтимагый палатасы вәкиле, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат Таҗетдиннең беренче урынбасары Әлбир Крганов фикеренчә, 225 еллык нәзарәт ике гасырдан артык татар-башкортларны берләштереп торды. Моны күпчелек галимнәр дә таный. – Алга таба да Үзәк Диния нәзарәте дәүләтебез белән бергә барып, Русиядәге татар-мөселманнарны туплап торыр, аларның мәнфәгатен яклар-, ди мөфти Крганов.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе