Айдар әфәнде - “Тархан” исемле мөселман эшмәкәрләре оешмасы җитәкчесе. Аның кызы Мәрьям туган, шуның хөрмәтенә бер сарык суйдыртып, туганнарын, дусларын, шәкертләрне сыйлады. Ә малай туса, ике сарык суеп сыйлыйлар икән.
Мәрьямнын ерак әби-бабалары Әтнә, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә якларыннан. Ә әби-бабалары - Казанда туып үскән кешеләр. Мәрьямне өченче буын шәһәр кызы дияргә була. Тик шәһәрнекеләр авылларда сакланган Бәби чәе, Бәби ашы кебек йолаларны онытканнар.
Билгеле милләтпәрвар, Илдус Садыйк башкалага онытылган милли, дини йолалар кайтуына шатлана. Бүгенге бәйрәм - аның өчен икеләтә сөенеч. Хәйрия бәйрәме ул житәкләгән «Ак өмет» исемле интернатта узды.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов та 4 ел элек Гамил Нурны яңа туган кызы бәйрәменә чакырган булган. Тик аныкы Бәби туе дип аталган булган. Мифтахов, ул бәйрам туганнарны берләштерде, дип искә алды. Ул вакытта да чарада Сәүбән Закир җырлап чыгыш ясаган иде. Ә бу юлы ул мөнәжәт әйтте.
Балаларга тәрбия бирүче мөнәҗәтне исә Илфак Әгъламов әйтте. Кызганыч, балалар татар гимназиясенда укысалар да, күбесе мөнәҗәттне һәм борынгы татар шагыйрьләре Кол Гали, Кол Шәрифне яхшы белми икән.
Татарстан мөфтие вазыйфасын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдгамов исә бәйрәмнең кыз балага багышлануына басым ясады. Аның уйлавынча, мөселман кызын тәрбияләү аеруча мактаулы эш икән.
Бәйрәм вакытында кунаклар дини вә милли белем алды, намазга тәнәфес ясап, дога кылды.
Шоумен Гамил Нур: www.seupertamada.com , tatar-tamada@mail.ru ,
+79872966029; +9375292659;
Саша Долгов