Габделхак хәзрәт Саматов исемендәге “Рухи мирас” бүләге Ильяс хәзрәт Җиһаншинга бирелде

Бүген Казандагы Россия Ислам институтында Габделхак хәзрәт Саматовның VI укулары үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 26

Бүген Казандагы Россия Ислам институтында Габделхак хәзрәт Саматовның VI укулары үткәрелде. Анда Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин, Габделхак хәзрәтнең улы, Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар катнашты.

Коръән укып башланган җыенда башта сүз Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде. Мөфти сүзләренчә, Габделхак хәзрәт Саматов – совет чорында берничә буын дин әһелләрен әзерләгән олуг шәхес, абруйлы зат. Габделхак хәзрәтнең күп кенә китаплары, сорауларга җаваплары, аудиоязмалары дөнья күрде. Быел мөфтияттә Габделхак Саматов исемендәге “Рухи мирас” бүләген “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншинга бирү карарына килгәннәр икән. Мөфти хәзрәтләре әлеге бүләкне тантаналы шартларда Ильяс хәзрәткә тапшырды. Ильяс хәзрәт бүләкне алганда үзенең бик дулкынлануын бәян кылды. Аннары ул Габделхак хәзрәтнең динебез, милли телебез, гореф-гадәтләребез сагында торучы буларак бәяләде, мөфтияткә рәхмәтләрен белдерде.

Укуларны алып баручы Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин Таһир хәзрәт Саматовка, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Талип хәзрәт Яруллинга сүз бирде. Алар исә Габделхак хәзрәт турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Кем соң ул Габделхак хәзрәт Саматов?

Габделхак хәзрәт Саматов 1930 елның 12 октябренда Аксубай районының Иске Ибрай авылында тугызынчы бала булып дөньяга килә. Хәзрәтнең әти-әнисе бик дини булу сәбәпле, колхозга кермиләр. Шуңа күрә аларны төрле салымнар түләтеп интектерәләр. 1941 ел сугыш башлану белән әтисен төрмәгә, ике абыйсын фронтка, берсен хезмәт армиясенә алалар. Әтисе инде төрмәдән кире кайтмый. Йортта 11 яшьлек малай хуҗа булып кала. Гаиләдә 60 яшьлек анасы, имчәк бала белән җингисе һәм 15 яшьлек авыру апасы калалар. Габделхак хәзрәт яшьтән бирле дингә тугры калды, пионер-комсомол булмады, колхозга да кермәде, мәчеткә йөрүен дәвам итте. 1951 елда ул армиягә алына. 1954 елда демобилизациядән соң Казанда шофер булып эшли башлый. Ул вакытта яшерен рәвештә Габделхак Садыйковтан динне өйрәнде, башкаларга да белгәнен өйрәтә килде.
Күп тапкырлар үтенечләр биреп, ул 1966-68 елларда Бохарадагы бердәнбер эшләүче «Мир-Гарәп» мәдрәсәсендә укый. 1972 елда аны Пермь өлкәсендәге Каян авылы мәчетенә имам-хатыйб итеп билгелиләр. Әмма өч ай буе пропискага кертмәү сәбәпле, ул кире Казанга кайтырга мәҗбүр була.
Җитмешенче елларда Казаныбызда дини тормышны җанландырып җибәрүче дә, сүнә килүче «Мәрҗани» мәчетенә яңа сулыш бирүче дә Габделхак хәзрәт булды.

1975 елда «Мәрҗани» мәчетендә парәле Коръәннәрне шкафлардан алдыртып бикләп куйдылар. Моны дәүләт кешеләре кушуы буенча мәчет хезмәткәрләре эшләделәр. Ул вакытта исә халык Коръәнне бик күп укый иде, иртән җыелып диндарлар ул парәле дәфтәрләрне укый башлыйлар иде, һәр җомгада 5-6 тутырылган Коръән багышланып киленде. Шуның өчен ул Коръәннәрне «бу мәчет, китапханә түгел» дигән мәгънәсез сылтау белән алдырту халыкка кире тәэсир ясый, әлбәттә. Бу халәттә нәкъ менә Габделхак хәзрәт Саматов курыкмыйча халыкны каршылык күрсәтү өчен оештыра, җомгадан соң мөселманнар таралмыйча уполномоченныйны чакыртып бу мәсьәләдә тартыша. Озак сәгатьләргә сузылган зур сөйләшү барлыкка килә. Коръәннәрне кире кайтарырга дип халык даулый. Ахыр чиктә уполномоченный — бүген инде соң, җитәкчеләр белән сөйләшә алмыйбыз, иртәгә мәсьәләне канәгатьләндерербез дип вәгъдә бирә. Дөрестән дә иртәгесе көнне өйлә намазына Коръәннәр урыннарына кайталар. Әмма Габделхак хәзрәтне котыртучы буларак кулга алып куркытырга маташалар. Шул вакыйгадан соң мәчеттә мөтәвәллият алышына.

Габделхак хәзрәтне дәүләткә каршы баручы буларак сыйфатлап анда керттермиләр. Әмма мөтәвәллияткә рәис итеп аның шәкерте Зәкәрия Минвәлиев куела. Зәкәрия хәзрәт исә 1973 елның кышыннан Габделхак хәзрәттә укый башлый. Рәис итеп куелгач та ул остазы Габделхак хәзрәтнең киңәше белән мәхәллә эшчәнлеген оештыра. Мәчеттә зур ремонт эшләре алып барыла, янкорма төзелә, гаражлар барлыкка килә, эшкә икенче имам итеп Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин алына. Мондый хәлиткеч үзгәрүләрнең башында Габделхак хәзрәт торуын белергә һәм аңларга кирәк. Вакытында ныгып калу, мәчет эше активлашу, дәрәҗәсе үсүе безгә 80 нче елларда яхшы стартка сәбәп булса кирәк. 1978-81 елларда хәзрәт «Мәрҗани» мәчетендә слесарь булып эшли.

Ниһаять, 1981 елдан бирле дин әһеле рәвешендә хезмәт итә. 1981 елның март аеннан башлап Әлмәттә, 1986 елның августыннан Оренбургта, 1988 елның маеннан бирле Чистайда имам-хатыйб булып эшли. 1990 елда Чистайда Татарстанда беренче мәдрәсәне оештыра, 1991 елда ул мәдрәсә сентябрь аенда Казан шәһәренә Кабан арты мәчетенә күчә. 1991 елдан «Мәрҗани» мәчетендә имам-хатыйб итеп куела. 1990 елдан Татарстанның баш имам-мөхтәсибе итеп куела. 1993 елда Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ачылгач анда мөдәррис булып эшли. Уфадагы Диния нәзарәтендә 1990 елда Президиум әгъзасы итеп сайлана, шулай ук, 1996 елда ул мәртәбәгә тагын лаек була. 1994 елда Үзәк Диния нәзарәте каршындагы Татарстан мөфтиенең урынбасары булып куела. 1992 елда Чаллыда үткән ТҖМДН съездында шулай ук мөфти урынбасары итеп сайлана, әмма эшкә керешми.

Габделхак хәзрәт берничә халыкара Ислам конференцияләрендә катнаша. Мәсәлән, 1986 елда Бакуда, Бөтендөнья Ислам лигасының 20 еллык юбилее хөрмәтенә 1990 елда Җиддәдә (Согуд Гәрапстан), 1993 елда Швейцариядә Европа мөселманнарының конференциясендә делегат була.

1998 елда Татарстан мөселманнарының берләшү корылтаенда ул Баш казый итеп сайлана, бу мәртәбәгә шулай ук 2002 елгы корылтайда да лаек була.
2001 елда Россия Президенты В. В. Путин указы нигезендә, Габделхак хәзрәт Саматов Дуслык ордены белән бүләкләнә.

Габделхак хәзрәт баш казый итеп сайлангач, Диния нәзарәтенә килүче йөзләгән сорауларга җавап рәвешендә үз хөкемнәрен әзерләде. Ул баш казый хөкемнәре аның зур гыйлемгә ия булуын күрсәтә, шул хөкемнәрдә халкыбызга хас диндә уртаклык линиясе үткәрелә, бер чиктән икенче чиккә бәрелү юк икәнлеге аңлатыла. Татарстанда дини халәтне тынычландыру, фәнниләштерү өчен ул хөкемнәрнең роле бик зур булды. Ул хөкемнәр бәрабәрендә күп яшьләр сектантлык адашуыннан гадәти дингә якынлашты.

Габделхак хәзрәт күп дини хезмәтләр язучы буларак та мәгълүм. «Иман» нәшриятендә аның «Милләтебездә Ислам дине», «Татар мөселман исемнәре», «Баш казый хөкемнәре» һ.б. китаплары дөнья күрде. Габделхак хәзрәт 2009 елда вафат булды.

Әле укулар ахырында 7 шәкерткә тәүге тапкыр махсус стипендия бирү турында белдерелде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе