
21 март көнне Татарстанның Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты базасында яшүсмерләр һәм балалар арасында шигырьләр уку конкурсы була. “Шевченко һәм Тукай кебек туган ягыңны бел һәм ярат” дип аталган бәйге Тарас Шевченконың (1814-1861) тууына 200 ел һәм Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә Түбән Кама Халыклар дуслыгы матбугат хезмәте.
Чараның тантаналы ачылышы сәгать 11гә, ә конкурсны уздыру исә сәгать 12 гә планлаштырыла.
Бәйге яшьләрне шигърият дөньясына тарту, сөйләм жанрын, грамоталылыкны һәм мәдәниятне үстерү, төрле милләт балалары арасында толерантлык хисләрен тәрбияләү максатыннан оештырыла.
Оештыручылар сүзләренчә, катнашучыларны 4 яшь категориясе буенча бәяләячәкләр. Беренче төркемгә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, икенче төркемгә 1-4 нче сыйныф укучылары, өченче төркемгә 5-8 нче сыйныф укучылары, дүртенче төркемгә 9-11 нче сыйныф укучылары керә. Бәйгедә якшәмбе мәктәпләрендә белем алучылар да катнашырга хокуклы.
Моннан тыш, әлеге ике шәхес иҗатын чагылдырган рәсемнәр конкурсы да оештырыла. Бу бәйгедә шигырь укучы бала үзенең иҗади эшләрен тәкъдим итәргә мөмкин. Шулай ук, шигырь уку конкурсында катнашмыйча, рәсемнәр бәйгесендә генә дә катнашу мөмкинлеге бар.
Конкурс шарты буенча, катнашучы Г. Тукайның әсәрен татар телендә һәм Т. Шевченконың шигырен украин телендә сөйләргә тиеш була.
Җиңүчеләр дипломнар, катнашучылар грамоталр белән бүләкләнәчәк.
Конкурста катнашу өчен 10 мартка кадәр анкета-заявкаларны verbichenka@list.ru электрон адресына юлларга кирәк дип хәбәр итте "Татар-информ".