Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советында янәдән Россия төбәкләре мәнфәгатьләрен тәкъдим итәчәк

Бүген, 15 октябрьдә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе итеп яңадан сайланды.

БӘЙЛЕ
2014 Окт 16

Бүген, 15 октябрьдә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе итеп яңадан сайланды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының төп комитетларының берсе җитәкчесен сайлау киеренке көндәшле көрәш белән узды. Фәрит Мөхәммәтшинның көндәше - Бөекбритания вәкиле Лондон ассамблеясы әгъзасы Эндрю Бофф иде, комитетның 25 әгъзасы аны яклап тавыш биргән. Татарстан парламенты спикеры 27 тавыш җыйган.

Шул ук вакытта Ф.Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы комитетлары составыннан икенче срокка сайланган бердәнбер җитәкче булды.
“Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXVII сессиясендә җитәкчелек составы тулысынча диярлек яңартылды, минем фикеремчә, Россия вәкилләрен җаваплы вазифаларга мөмкин кадәр азрак билгеләү максаты үтәлде”, - дип билгеләп узды ул “Россия-1” телеканалына биргән әңгәмәсендә.

“Комитет ике ел дәвамында уңышлы эшләде, әмма бүген минем кандидатурага каршы тавыш бирүчеләрнең күбесе, Россия вәкиллегенә каршы булуларын белдерделәр, дип ассызыклады Татарстан парламенты җитәкчесе. – Татарстанлылар, шулай ук республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ышанычын аклавыма шатмын”.

Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы рәисе урынбасары, РФ делегациясе җитәкчесе Светлана Орлова журналистларга үз фикерен белдерде.

“Күп кенә делегацияләргә Россиягә каршы чыгыш ясау турында күрсәтмә бирелгән булуы ачык, әмма без профессиональ дәрәҗәдә һәм фактлар белән чыгыш ясыйбыз, шуңа күпләр безнең позиция өчен рәхмәт әйтә. Без сезне хуплыйбыз, - дип билгеләп үтте ул. – Бу сессиянең төп моменты – ул, әлбәттә, сайлаулар. Мине янә конгресс рәисенең урынбасары итеп сайладылар. Әмма Фәрит Хәйруллович көндәшле сайлаулар аша узды”.

“Безнең өчен бу позиция бик мөһим иде, Актуаль мәсьәләләр комитеты Европа шәһәрләре һәм төбәкләренең иң мөһим мәсьәләләре белән шөгыльләнә”, - дип ассызыклады Светлана Орлова.

Актуаль мәсьәләләр комитеты утырышында Фәрит Мөхәммәтшин соңгы ике елда үзе җитәкчелегендәге комитетның төп тематикаларын белдерде. Алар – демократик принциплар үсеше, кеше хокукларын һәм закон өстенлеген яклау, Европа мәдәният күптөрлелеген һәм мәдәниара багланышларны алга сөрү.

“Конгресста эшләгән еллар дәверендә Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә төбәк һәм җирле дәрәҗәдә гомумевропа кыйммәтләрен, максатларны һәм принципларны алга сөрү тәҗрибәсен тупладым. Миңа киләчәктә дә конгресс әгъзалары белән халыкара, гомумфедераль, төбәк һәм җирле дәрәҗәдә Татарстан эшчәнлеге, Татарстан белән Ауропа структуралары үсеше тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге бирелә”, - диде ул.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе