Драматург Зөлфәт Хәким өч бүләккә лаек булды

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Яңа татар пьесасы – 2014” премиясенең лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

БӘЙЛЕ
2014 Дек 23

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Яңа татар пьесасы – 2014” премиясенең лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

Кичә Камал театры татар профессиональ театрының 108 еллык туган көнен билгеләп үтте. Кичәнең ачылышын да дә нәкъ шул датага багышлаган иделәр. Сәхнәдә 1906 елның 22 декабрь кичендә булган вакыйгалар, беренче тапкыр татарча театр куйган кич сәхнәләштерелде. Шуннан соң сәхнәгә урнаштырылган зур экран-проекциядә моннан бер гасырдан артык элек төшерелгән сурәт пәйда булды, кичәне алып баручылар татар театрының беренче адымнары хакында тамашачыларга кыскача мәгълүмат бирде.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары исә "Сүнгән йолдызлар" әсәреннән өзек күрсәтте. Татар театры туган көненә Әлмәт Татар дәүләт драма театры да килгән иде. Әлмәтлеләр төрек телендә җыр башкарды. Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры исеменнән Алсу Фәйзуллина шулай ук татар театры туган көнендә тамашачыларга җыр бүләк итте. Түбән Каманың Т.Миңнуллин исемендәге Татар дүләт драма театры, Буа дәүләт театры, Әтнәнең Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт театры да тамашачыларны әлеге бәйрәм белән котлады. Г. Камал исемендге Татар дәүләт академия театры "Зәңгәр шәл" дән "Качкыннар" күренешен сәхнәләштерде.

Һәм менә "Яңа татар пьесасы" конкурсы нәтиҗәләре белән таныштыруга күчтеләр.

Искәртеп үтәбез: “Яңа татар пьесасы” 2003 елдан башлап ел саен диярлек үткәрелеп килә. Традиция буенча, конкурс өч турда үтә. Башта авторлар әсәрләрен оештыру комитетына җибәрә. Өченче турда бәйгегә килгән иң лаеклы пьесалардан шорт-бит төзелә. Быел шорт-биткә 13 пьеса кертелде: “Мәңгелек” (Сер дөньясы), "Бер күрәсе иде сине” (Вәхдани Чукмар), “Дөнья киң түгел икән" ( Юлбарыс Углан), “Ля бемоль” (Сәргаскәр), “Хәтер хөкеме" ( Җәмил Казый), “Читлек” (Ясәви), “Бүре җиләге” (Сакый ), “Ул бит берәү генә” (Фатиха), “Яратылмый калган ярлар” (Сау Бул), “Чишмә җыры" ( Дус), “Бәла елга легендасы” (Рәссам),“Сандугачым-былбылым" (Тугали), “Китаплар югалган көн” (Чулпан).

Бәйге профессионалларга да, башлап язучыларга да көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирә, чөнки ул ябык рәвештә үткәрелә: авторларның исемнәре тәхәллүсләп яшерелгән. Быелгы конкурска барлыгы 46 әсәр кабул ителгән, жюри аларның 8ен билгеләп үтәргә дигән карар чыгарган. Болар: “Дөнья киң түгел икән” ( Юлбарыс Углан), “Ля бемоль” (Сәргаскәр), “Хәтер хөкеме” (Җәмил Казый), “Читлек” (Ясәви), “Бүре җиләге” (Сакый), “Яратылмый калган ярлар” ( Сау Бул ), “Чишмә җыры” (Дус), “Сандугачым-былбылым” (Тугали).

Конкурсның нигезләмәсе буенча җиңүче авторлар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия һәм беренче, икенче, өченче премияләр белән бүләкләнергә тиеш, әмма быел беренче урынга лаеклы сәхнә әсәре табылмаган булып чыкты. Моннан тыш, конкурс кысаларында "Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса” номинациясендә, татар әдәби әсәренә нигезләнеп язылган инсценировка номинациясендә, жюри тарафыннан билгеләнгән махсус номинациядә җиңүчеләр билгеләнде һәм кызыксындыру премиясенә ия булучы ачыкланды.

Быелгы бәйгенең жюри әгъзалары: театр белгече Гали Арсланов, режиссерлар Лилия Әхмәтова, Фәрит Бикчәнтәев, Рәшит Заһидуллин, Илдар Хәйруллин, сәнгать белгече Айгөл Габәши, кино һәм телевидение режиссеры Нурания Җамали, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, халык театрлары кураторы Кадрия Идрисова, шагыйрь Равил Фәйзуллин, журналист Исмәгыйль Шәрәфи, Камал театры директоры Илфир Якупов. Жюри рәисе - җәмәгать эшлеклесе, публицист Фәндәс Сафиуллин. "Бүген театрыбызның туган көне: әлеге бәйрәм котлы булсын! Театрның энергия чыганагы - ул татар милли драматургиясе. Аллага шөкер, драматургларыбыз бар һәм яшьләр дә үсеп килә. Конкурсның жюри әгъзалары бик таләпчән иде һәм тырышып эшләде. Бәйгедә катнашкан авторларга һәм үтмәгән авторларга да уңышлар телим. Бер язу белән генә туктап калмагыз, алга таба да иҗат итегез, тырышыгыз, языгыз", - дип теләкләрен теләде Фәндәс Сафиуллин.

Кызыксындыру премиясенә 3 автор лаек дип табылды. Болар: "Чишмә җыры" авторы Гүзәлия Тарханова, "Сандугачым-былбылым" пьесасы авторы Шамил Фәхретдинов, "Хәтер хөкеме" авторы Зөлфәт Хәким. Соңгысының исеме җиңүчеләр исемлегендә бер генә яңгырамады. "Балалар һәм яшүсмерләр өчен" номинациясендә "Бүре җиләге" пьесассы авторы Ркаил Зәйдулла җиңүче дип табылды. ТР Мәдәният министрының махсус бүләгенә "Яратылмый калган ярлар" пьессасын язучы Булат Сәлахов ия булды. Жюриның махсус премиясенә дә "Ля бемоль" әсәрен иҗат итүче Зөлфәт Хәким лаек дип табылды. Конкурсның III урынын да ул "Дөнья киң түгел икән" пьессасы өчен яулады. II урынны "Читлек" пьессасы авторы Зәбир Гыймаев алды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды: II урын 75 мең, III урын 50 мең сумга ия булды. Бәйгенең нәтиҗәсе итеп ел саен “Яңа татар пьесасы” җыентыгы дөнья күрәчәге игълан ителде.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе