2012 Окт 31
Дагыстанның Дербент шәһәрендә мәчет имамы Кәлимулла Ибраһимовны иртәнге намазга барганда атып үтергәннәр. Аның белән аның әтисе, энесе дә үтерелгән.
Хәзергә үтерүчеләр табылмаган. Төрле хәбәрләргә караганда, ике бандит "Калина" машинасына утырып качкан.
Тимер Сәгыйтов