
Дөньяда яхшы тереклек – күркәм холыклы хатыннан башка булмас.
Хәдис
Адәм балаларының дөньяга килүләренә сәбәп булганнары өчен хатыннарның кешеләр җәмгыятендәге урыны бик хөрмәтледер.
Аллаһы Тәгалә хатыннарга миһербанлы вә шәфкатьле булулары хакында боерадыр. Хатыннар – сезнең аналарыгыз вә кызларыгыз, ата һәм аналарыгызның туганнары булган якыннарыгыздыр.
Сүзебез олыглауга лаеклы зат – Аналар хакында. Моның турында милләттәшләребезгә әби-бабаларыбыз ирештергән. Һәр җирдә ислам дине нигезләрен, гореф-гадәтләребезне торгызуны даими аңлату сорала. Әмма бардыр шундый бер чара ки, аннан да үтемле, аннан да нәтиҗәле вә уңышлы башка бер чара юктыр. Сүзебез Ана тәрбиясе турында. “Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми” дип юкка гына әйтмәгәндер бабаларыбыз.
Җитәме соң аналарыбызның җылы кулларына, безләрне сөюенә, сагынып көтүләренә? “Аналар – милләтнең яртысы” дигән Исмәгыйль бәк Гаспралы. Халыкка, киләчәк буыннарыбызга динебезне аналар гына тапшыра һәм сеңдерә ала.
Аналар хакында Коръәндә “Без кешегә ата-анасына изгелек кылырга әмер иттек, аны анасы мәшәкать белән корсагында күтәрде вә мәшәкать белән тудырды, дәхи аны корсагында күтәрмәк вә тудыргач имезмәк утыз айдыр...” (46; 15) диелә.
Изге Пәйгамбәребез: “Яхшылар сезнең шулдыр, кем ата-анасы белән яхшы мөгамәләдә. Җәннәт аналарның аяк астында. Кем үзенең кызларын уллары белән тигез күреп тәрбияли, ул оҗмахта миңа якынрак булыр”, -дип васыйть әйтте.
Булачак ана бәбиен йөрәге янында йөртеп, аны дөньяга китерә. Ул дөньяга аваз сала. Ана кешенең кичерешләре...Ул хисләр үзегезнең дә исегездәдер әле.
1.Ана. Тәрбия бәби имезүдән башлана һәм баланы тәрбияләү гомер бакый дәвам итә.
2.Бала һәм ана.
Бу хакта татар халкының горурлыгы булган мәшһүр галим, тарихчы, мәгърифәтче, педагог, журналист Ризаэддин Фәхретдин: “Анамнан аерылган вакытларым һич онытылмас. Әйткән нәсыйхәте күңелемнең эчендәдер...Ул әйтте: “Балам, мин сине ислам кардәшләрең өчен тудырдым һәм тәрбия итеп үстердем. Гәрчә атаң (Аллаһы рәхмәте булсын) йөзен син вә синең йөзеңне атаң күрмәсә дә, атаңның күркәм сыйфатларына варис булу өчен тырышу синең изге бурычың...Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәк. Холкы гүзәл булмаган кешене адәмнәр яратмас. Гүзәл холык – әдәп, гыйффәт, сабырлык, түземлектән гыйбарәт”,-дип язып калдыра. Безнең мирасыбыз әлеге галимнең олуг эшчәнлеге белән бәйле. Ризаэддин Фәхретдиннең “Нәсел-ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз” китабында иң мөһим мәсьәләләр күтәрелә.
Ризаэддин Фәхретдин дингә, кешелек җәмгыяте барлыкка килеп, яши башлаганнан алып, әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек, итагатьлелек, кешелеклелек, намус, пакьлек, гаделлек, яхшылык һәм күп төшенчәләрне эченә алган, бозыклыктан тыючы кануннар җыелмасы итеп карый. Әлеге галимнең эшчәнлеге, мирасы, уй-фикерләре, ниятләре, максатлары, өметләре, хезмәтләре белән танышканнан соң, бүгенге көндә әдәп-әхлагыбыз ни хәлдә, аның кыйммәтләре уңып, төссезләнә бара түгелме дип уйлыйсың.
Калебне күп сораулар били. Ул биләмә киңәйгәннән-киңәя. Иң үзәк өзгече – гаилә хәле. Әти-әниләр, дәү әти, дәү әниләр ни хәлдә бүген? Балаларның киләчәге өметлеме?
Без безгә кадәр булган уңышларны, тарихыбызны, мирасыбызны беләбезме, таныйбызмы? Киләчәккә кемне калдырабыз, намуслы, гадел хакыйкый дәвамчыларыбыз булырмы?
Кеше факторын беренче урында булуны таныган хәлдә, мәсьәләнең иң мөһимнәре җанга тынгылык бирми. Ата-аналар хәле ничек? Туганнар арасындагы мөнәсәбәт, элемтә җепләре сүсәрмәгәнме?
3. Соңгы юлга озату.
Озатыласының балаларына, туганнарына васыяте язылганмы? Ул булса, аны белүче бармы? Буыннарыбызны – җиде буын әби-бабаларыбызны беләбезме? Шәҗәрәләрне, нәсел-нәсәбебезне беләбезме соң?
Васыятьнамә хакында да бик нык уйланырга тиешбез. Хәзер мәгълүмат чараларыннан ишетеп, укып, күреп торабыз. Кайчакта мәхкәмәләргә абыйлы-энеле, яисә апалы-сеңеллеләрнең ата-ана малы артыннан йөрүләрен ишетәбез. Ни аяныч! Әгәр дә әти-әнисенең васыятьнамәсе булса, кемгә нәрсә, нинди мал тиясе билгеле була бит инде. Туганнар арасы да бозыштырылмас иде. Туганнар арасында милек бүлүдән гомер бакый бер-берсеннән бизешкән, күрә алмаучылыктан – дошманлыкка, түбәнлеккә төшүчеләрнең булуы да җанны әрнетә.
Бу мәсьәләләр безнең Татарстан хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы вәкилләрен дә олы борчуга сала.
Әлеге мәсьәләләрне уртага салып, киңәшләшеп башкару сорала.
Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА, “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе