Депутат, Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов исә Дәүләт Советында дини оешмалар белән эшләү комиссиясен төзү фикерен белдерә.
Фәрит Мифтахов сүзләренчә, һәрбер депутат сайланган округындагы дини ситуация белән танышып торырга, төрле дини оешмалар белән элемтәдә торырга тиеш. Казанда 19 июльдә булган трагедия җәмгыять тормышына үз үзгәрешләрен кертте, шуңа күрә хәзер хакимияткә мөселман җәмгыяте белән диалог кору зур әһәмияткә ия. Бу очракта без – депутатлар дәүләткә мөселманнар белән мөнәсәбәтләр коруда ярдәм итәргә тиешбез. Моның өчен Татарстан Дәүләт Советында дини мәсьәләләрне карап торган структура, мәсәлән, дини оешмалар белән эшләү комиссиясе оештырылса әйбәт булыр иде.
- Татарстан президенты аппаратында дини оешмалар белән эшләү идарәсе булу, аның үз сәясәтен алып баруы бер хәл, ләкин халыкның үз проблемаларын депутатлар аша хакимияткә җиткерүе икенче нәтиҗә бирә. Бу алар өчен якынрак түгелме? Сайлау алдыннан мәчеткә дә, чиркәүгә дә барып, халык белән очрашабыз, аларга ярдәм вәгъдә итәбез. Әгәр Дәүләт Советында дини оешмалар белән эшләү комиссиясе төзелсә, күп проблемаларны хәл итеп, җәмгыятьтә тотрыклыкны һәм тынычлыкны ныгытып булыр иде. Шуны исәпкә алырга кирәк, әгәр без бу өлкәне күзәтеп тормасак, дини факторны сәяси максатларда кулланучылар табылыр. Алар инде табыла да башлады. Моңа юл куярга ярамый. Аннан соң депутатлар дини проблемаларны үзләренең сайлау бүлекләрендә хәл итәргә ярдәм итә ала -, дип белдерде Фәрит Мифтахов “Татар-ислам” сайтына.
Шулай ук дини һәм милли эшләр белән яхшы таныш булган депутат Фәрит Мифтахов регионнарда милли сәясәт, экстремизмга каршы тору өчен җаваплы булган вице-губернатор вазыйфаларын кертергә җыенулары турында искә ала. – Бу адым юкка гына ясалмый. Хакимиятнең игътибары арткан саен дини проблемалар тизрәк хәл ителәчәк- дип саный Фәрит Мифтахов.
Тимер Сәгыйтов