Чистайның “Нур” мәчетендә хәйрия ашы узды

Анда кырыкка якын кыз һәм малай, нигездә 7 нче мәктәп укучылары чакырылды, дип хәбәр итә...

БӘЙЛЕ
2012 Май 28
Чистай муниципаль районының "Нур” мәчетендә хәйрия ашы узды. Анда кырыкка якын кыз һәм малай, нигездә 7 нче мәктәп укучылары чакырылды, дип хәбәр итә "Чистай хәбәрләре” газетасы.
Имам-хатыйб Мөхәммәт хәзрәт Кыямов икътисад, идарә һәм хокук институты директоры, депутат, шуның өстенә Тегермән мәйданында кисәтү советы белән җитәкчелек итүче Ольга Добронравовага дини учреждениедә шундый очрашу уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән.
- Бүген яшьләрне дини-әхлакый тәрбияләү мәсьәләсе аеруча кискен тора, кайбер дини кыйммәтләр юкка чыкты, идеаллар югалды, - диде Ольга Владимировна, әлеге очрашуда ул шәхсән үзе дә катнашты. - Мәчеттә шундый әңгәмәләр уздыру аеруча кирәк. Без күпмилләтле республикада, шәһәрдә яшибез, янәшәбездә татарлар, руслар, чувашлар, әзербайҗаннар, мордвалар яши, кечкенәдән үк дини хисләргә, традицияләргә, бер-беребезнең мәдәни гадәтләренә кызыксыну тәрбияләргә кирәк. Сине санласыннар дисәң, үзең дә әти-әниеңә, өлкәннәргә, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт белән карарга өйрән.
Яшь кунаклар арасында төрле диндәге кешеләр бар иде, һәр дин шәфкатьлелек күрсәтүгә, әхлакый сафлыкка, үзең һәм башкалар белән килешеп яшәргә чакыра. Дин, ышану игелеккә хезмәт итә. "Нур” мәчетенең гасырдан артык тарихы бар, һәм ул һәрвакытта да кешеләр күңеленә яктылык, тынычлык алып килә.
- Без Аллаһы Тәгаләгә булуыбыз, яшәвебез, һәр көнгә шатлануыбыз өчен рәхмәт белдерергә тиеш, - диде балалар белән әңгәмәсендә Мөхәммәт хәзрәт.
- Яхшы гамәлләр, үзеңне әхлакый яктан намуслы итеп тәрбияләп һәм үстереп, явызлыктан, үз-үзеңне мактаудан һәм башка тискәре күренешләрдән сак¬ланып кына аның яхшы теләгенә ирешеп була. Кадерле балалар, сез бабаларыгызның гореф-гадәтләрен, йолаларын изге итеп үтәрсез, Аллаһы Тәгалә билгеләнгәннең рөхсәт ителгән һәм тыелган чикләрен үтәрсез дип ышанам.
Әхлакый халәт, мәңгелек кыйммәтләр турындагы сөйләшүдә "Чистай шәһәре” муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов та катнашты. Мәдрәсә бинасында бәйрәм ашыннан соң әңгәмә диалог формасында дәвам итте. Җанланып киткән балалар ислам тарихы, дини кануннар, мәдрәсәдәге дәресләр турында сораулар бирделәр дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе