Чаллыда 19 нчы тапкыр балаларның Коръән уку конкурсы уздырыла

Бүген Чаллыда балалар арасында 19 нчы мәртәбә Коръән уку конкурсы уздырыла.

БӘЙЛЕ
2014 Мар 26

Бүген Чаллыда балалар арасында 19 нчы мәртәбә Коръән уку конкурсы уздырыла. Шәһәрнең "Ак мәчет"ендә үткәрелә торган әлеге чарада җиңүчеләргә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте призлары әзерләнгән. Оештыручылары - ТР МДН, Чаллы мөхтәсибәте, "Ислам нуры" дини-эшмәкәрлек үзәге, дип хәбәр итә dumrt.ru сайты.

Коръән уку конкурсында Коръәнне тәҗвид илә укый белүче, ләкин көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы 15 яшькә кадәрге ир һәм кыз балалар катнаша. Конкурс малайлар һәм кызлар арасында аерым һәм 4 яшь төркемендә уздырыла: 7, 10, 13, 15 яшькә кадәр. Күрше өлкә, республика вәкилләре бәйгедә башкалар белән тигез шартларда катнаша. Конкурсантларның осталыклары түбәндәгечә бәяләнә:
1. Коръәнне тәҗвид илә карап уку: 0-12 балл.
2. Коръәнне тәҗвид илә яттан уку: 5-12 балл.
3. Мәкам: 1 - 3 балл.
4. Мөселманча киенү, үз-үзеңне тотыш: 1-2 балл.

Җиңүчеләрне бүләкләү каралган.
Һәр яшь төркемендә өчәр призлы урын билгеләнә. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә. Кызлар һәм малайлар арасындагы иң яшь катнашучыларга шулай ук призлар бирелә. Спонсорлар аерым катнашучыларга үз призларын чыгара, дип белдерә ТР мөфтияте сайты.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе