
28 мартта Буа мөхтәсибәтендә имамнарның белемен күтәрү максатыннан, укулар оештырылды. Дәресләрне имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов башлап җибәрде.
Имамнар өч көн дәвамында ике юнәлештә дәрес алачак. Илмир хәзрәт Хәсәнов Абдулла Әдһәмовның “Гакыйдә” китабыннан сабак биреп, имамнар сорауларына җавап табырга ярдәм итәчәк. Ильяс хәзрәт Сабиров исә имамнарның Коръән сүрәләрен дөрес итеп укуын тикшерде.
Курслар ахырында имамнарга шул ике юнәлеш буенча викторина үткәрү көтелә.
Шул ук көнне мәдрәсәдә мөслимәләр тарафыннан укылган Коръәннең хәтемен багышлау мәҗлесе булып узды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.