Бу атнада татарстанлылар өч көн ял итә

17 июльдә Татарстанда мөселманнарның зур бәйрәме – Ураза гаетенең беренче көне билгеләнеп үтеләчәк.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 15

17 июльдә Татарстанда мөселманнарның зур бәйрәме – Ураза гаетенең беренче көне билгеләнеп үтеләчәк.

Бу хакта ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның быел 22 июньдә чыккан 569 нчы Указында әйтелгәнчә, быел бәйрәм башлануы ай календаре һәм урнашкан традицияләр нигезендә, 17 июль көненә туры килә.

Шуңа бәйле рәвештә, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган эш календаре нигезендә, 17 июль республикада эшләми торган бәйрәм көн булып тора. Шулай итеп, бу атнада татарстанлыларны 3 көнлек яллар көтә – 17 июльдән алып 19ына кадәр. Гает тә 3 көн үткәрелә. Ә 16 июльдә, пәнҗешәмбе, бәйрәм алды булганга, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Искәртеп үтик: югарыда әйтелгән Указда Корбан гаете көне дә тәгаенләнгән иде: 24 сентябрьдә - Корбан бәйрәме, дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе