Болгар җыены: Тәлгат Таҗетдин Шәйхелислам, Шәймиев рәис, Баш мөфти кем булыр?

Болгар җыенында “Ак мәчет” ачылды, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин барлык мөфтиятләрне берләштергән Болгар мөфтияте оештырырга тәкъдим итте. Болгар мөфтиятенең баш мөфтие кем булыр? Шәймиев ЦДУМ рәисе булырга ризалашырмы?

БӘЙЛЕ
2012 Июн 13
Болгар җыенында “Ак мәчет” ачылды, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин барлык мөфтиятләрне берләштергән Болгар мөфтияте оештырырга тәкъдим итте. Болгар мөфтиятенең баш мөфтие кем булыр? Шәймиев ЦДУМ рәисе булырга ризалашырмы?

Мәчет ачылышында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгат Таҗетдин, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов катнашты, дип язды Татарстан президенты сайты.

Ак мәчет комплексы ачылышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Болгар җирлегендә бик күп мәчетләр булган һәм Ак мәчетне төзү дә борынгы мәчетләрнең тәртибен кайтару булып тора. Аның фикеренчә, бу игелекле эшләрне җыя торган урын булырга тиеш. “Безгә гореф-гадәтләрне саклап калырга, яшь буынны тәрбияләргә кирәк”, - диде ул, җыенга җыелган мөселманнарга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Болгарны торгызу эшендә катнашучылар арта. “Бу проектны алга алып барган кешеләргә рәхмәт. Әлеге эшләр тынычлык, килешеп яшәү һәм дуслык хакына башкарыла”, - дип, ул бүген ачыла торган мәчетнең гыйбадәт кылу, очрашу урыны, шулай ук мәдрәсә булырга тиешлеген белдерде. Исламда булган бөтен казанышларның биредә чагылыш табуын ассызыклады, мәчетнең архитекторы Сергей Шакуровка рәхмәт әйтте.

Мөкатдәс Бибарсов: Болгар белән элемтә саклана

Россия мөфтиләре советы рәистәше Мөкатдәс Бибарсов, җыенда катнашучыларны бәйрәм белән котлап, биредә бик күп биналарның төзелүен, аларның нур булып киләчәк буыннарга юл күрсәтсен дигән теләк белдерде. Болгарның тарихи урын булуын белдереп, ул 922 елда Идел Болгарстаны тарафыннан кабул ителгән ислам дине белән бүгенге көнгә элемтәнең сакланып калуын белдерде.

“Бу символ гына түгел,берләшү урыны да булсын. Моннан нур чыксын һәм киләчәк буыннарга йөз тотсын. Мәңге китми торган байлыкларны ныгытучы булсын. Эшләгән эшләр Аллаһы ризалыгы өчен булсын”, - диде М.Бибарсов.

Шунысын әйтик, Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин имамнар форумына һәм Болгар җыенына килмичә, үз урынына Саратов мөфтие Бибарсовны җибәрде. Мөфтиләр Шурасы рәисе алышына калса, һичшиксез, бу урынга Бибарсов килергә лаек.

Тәлгат Таҗетдин Шәймивкә ЦДУМ рәисе булырга тәкъдим итте

Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин Ак мәчетнең ачылышы белән тәбрикләп, бу эшләрнең дәвамлы булуын теләде. “Халык моннан өзелмәсен, алдагы көннәрне дә шатлыкта үткәрергә язсын”, - диде мөфти.

Баш мөфти Минтимер Шәймиевкә ЦДУМ рәисе булырга тәкъдим итеп, уйларга өч ай вакыт бирде. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиевкә кылыч һәм ЦДУМ байрагын бүләк итте, папаза кидертте. Баш мөфти ЦДУМ белән Татарстанны бәйләүнең тагын бер юлын тапты – Спас районы башлыгы Камил Ногаевны ЦДУМ президиумына член итеп алды.

Мәчет ачылышыннан соң Таҗетдин Татарстан җитәкчеләренә Болгар мөфтияте төзергә, Болгарда мәдрәсә ачарга тәкъдим итте. Шуннан соң Баш мөфти Таҗетдин Кече манара янында вәгазь сөйләде. Ул анда Болгар мөфтиятен оештыруны да искә алды. Аның сүзләренчә, барлык мөфтиятләрне берләштергән дини идарә башында Шәйхелислам, ягъни Тәлгат Таҗетдин, Минтимер Шәймиев рәис булып торырга тиеш. Шулай ук Баш мөфти статусы каралган. Ә баш мөфти кем булыр? Кемнең башы бар, шул булыр, диде Таҗетдин. Шулай да ЦДУМ чалмасы алган Илдус Фәиз Таҗетдин вәгазендә катнашмады.

Йомгаклап әйткәндә, Болгар җыенында өммәт өчен бик мөһим булган фикерләр әйтелде. Әле вазгыять кыза гына барачак.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе