Биредә инвалидлар өчен рәхәт яшәү урыны күрдек

Әссаләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезгә Дагыстаннан күп сәламнәр...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 29

Әссаләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезгә Дагыстаннан күп сәламнәр алып килдем. Миңа Аллаһының рәхмәте белән Татарстан башкаласы Казандагы “Ярдәм” мәчетендә – Тернәкләндерү үзәгендә булырга туры килде.

Минем белән якташларым Ильяс, Сабина, Әхмәт, Гомәрәсхаб та килгән иде. Безне вокзал янында ук туганнарча каршыладылар һәм “Ярдәм” мәчетенә алып килделәр. Ишек бусагасыннан ук безне “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова каршыладылар.

Без ислам дәүләтендә яшәсәк тә, Дагыстанда күрмәүчеләрне Коръән укырга өйрәтүче үзәк юк. Без монда татар халкы уллары һәм хатын-кызлары белән дуслаштык, аңлаштык. Биредә Коръән һәм намаз укырга өйрәндек. Динебезнең нигезе – иман. Биредә иманыбызны ныгыттык. Мондагы укытучы-мөгаллимәләрнең рухи пакьлеге дә безне шатландырды.

Биредә туклану, сәламәтлекне ныгыту, компьютерда өйрәнү хакыйкый, анда хикмәт бар. Ислам дине нигезләрен безгә Рамил хәзрәт Ибраһимов аңлатты. Шул рәвешле, без биредә инвалидлар өчен рәхәт яшәү үрнәген күрдек.

Безне биредә театрларга, музейларга алып бардылар. Бөек Ватан сугышы музеенда шагыйрь Муса Җәлил батырлыгы хакында белдек. Безне Казан шәһәре буйлап экскурсиягә дә алып бардылар. Монда эшләүчеләрнең барысына да Аллаһының рәхмәтләре яусын!

Сезгә иң изге теләкләр һәм туганлык сәламе белән Мөэминәт АЛИБӘКОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе