Чечнядагы бәйгедә "Сөләйман" да белем алган шәкерт - икенче урында

24 ноябрьдә – изге Мөхәррәм аеның Гашурә көнендә Грозный каласы мэриясе һәм Чечня мөфтияте “Чечня йөрәге” дигән мәчеттә күзләре күрмәүчеләр өчен Коръән уку буенча тәүге Бөтенроссия бәйгесе үткәрде.

БӘЙЛЕ
2012 Ноя 28
24 ноябрьдә – изге Мөхәррәм аеның Гашурә көнендә Грозный каласы мэриясе һәм Чечня мөфтияте "Чечня йөрәге” дигән мәчеттә күзләре күрмәүчеләр өчен Коръән уку буенча тәүге Бөтенроссия бәйгесе үткәрде. Анда 6 төбәктән килгән күзе күрмәүче 18 кеше катнашты. Алар Брайльчә Коръәнне дөрес һәм матур итеп уку буенча көч сынашты.


Бәйгене Грозныйның Баш казые Мөхәммәд Хийтанаев җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләде. Конкурста катнашучылар бер-бер артлы чыгып, куллары ярдәмендә махсус китаплардан Коръән аятьләрен укыды. Аларның осталыгы изге китапны никадәрле тиз һәм тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, дөрес укулары буенча бәяләнде.

 
Бәйгедә ЧДУның юридик факультеты студенты (беренче курс) Хаҗиморад Мөхәммәдрәсүлев җиңеп чыкты. Икенче урынны исә Казаннан Рамазан Морзашев алды. Өченче урынны Чечнядан Әбүезит Туганов белән ингушетияле Ибраһим Балаев бүлеште. "Грозный-Информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, җиңүчеләргә истәлекле һәм акчалата бүләкләр бирелгән. Гомумән, берәү дә игътибарсыз калмаган.

 
Бүләкләрне тапшыру тантанасы вакытында Мөхәммәд Хийтанаев сукырларга Коръәнне өйрәнүе никадәрле кыен булуга карамастан, белемгә омтылуларын югары бәяләгән. Аларның күзле кешеләргә үрнәк булып торулары хакында әйткән.

 
"Безнең өчен исә шунысы куанычлы: Чечнядагы конкурста катнашучылар арасында "Сөләйман" да белем алучылар да бар. Әйтик, икенч урындагы Рамазан – безнең элекке шәкертебез. Ул - бик тырыш шәкертләребезнең берсе. Шуңа күрә дә лаеклы рәвештә җиңү яулады. Әстерхан өлкәсенең Югары Баскынчак авылында 1985 елда казах Амангильде һәм Аймак гаиләсендә дөньяга килгән Рамазан узган елда гына тәүге тапкыр "Сөләйман” мәчетенә аяк атлаган иде. Нибары 1 ел вакыт эчендә ул дингә омтылышы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә, зур уңышларга иреште. Хәзерге вакытта Казан Ислам көллиятендә белем алуын дәвам итә. Без аның белән горурланабыз. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез”,-диде Күзләре күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова.


Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе